Йокың да, адымың да беләзеккә бәйләнгән Нурлатлы Рамил Шәйдуллин хәзер үзенең тәүлегенә ничә сәгать йоклаганлыгын, күпме адым атлаганлыгын төптөгәл белеп тора.
Эш шунда, күптән түгел Рамил интернет аша "Fitnestreacker" дигән гаҗәеп прибор сатып алган. Нәни генә беләзектән торган бу җайланма кеше организмындагы бар нәрсәне исәпләп бара алырга сәләтле икән.
- Иң элек телефонда кушымта булдырасың, анда үзеңнең яшең, авырлыгың, буеңны теркисең һәм махсус программа сиңа тәүлегенә ничә километр юл үтүнең оптималь икәнлеген исәпләп чыгара, башка параметрларны билгели, - Рамил бу приборның үзенчәлекләрен аңлатып.
Мисал өчен, Рамил өчен оптималь ара - тәүлегенә сигез чакрым икән. "Fitnestreacker" исә әлеге чакрымнарны адымлап саный. "Мәсәлән, бүген мин иртәнге 6дан көндезге 10га кадәр 3756 адым атлаганмын, ягъни 2,61 километр юл узганмын.
Шул рәвешле минем өчен тәүлеклек норманың дүрттән бере үтәлгән. Көн азагында исә нормаларның тулысынча үтәлүе турында хәбәр керә: беләзектә өч ут янып, ул вибрацияләнә башлый" , - ди егет. Рамилнең хезмәте гел хәрәкәттә булуны
таләп итә - "Нурлат" телевидениесендә оператор булып эшли ул. Шуңа да "Fitnestreacker" киңәш иткән нормаларны санаулы вакыт эчендә үтәргә дә туры килгәли, ди. Мәсәлән, күптән түгел бер съемка барышында 4 километр юл узып, "беләзек"нең үзенә билгеләгән тәүлеклек нормасының яртысын ике сәгатьтә үтәгән.
Гомумән, приборның кызыклы мөмкинлекләре шактый. Шуларның берсе йокы белән бәйле. Монысын да Рамил үз мисалында аңлата.
- Бүген мин барлыгы 8 сәгать 17 минут йоклаганмын. Телефондагы төрле төстәге шкалалардан шуның күпмесе тирән, никадәре тиз һәм кыска йокы икәнлеген аңларга була, хәтта алты минут уянып торганым да теркәлгән, - дип экрандагы мәгълүматларны күрсәтә. Әлбәттә, җайланманың мондый мөмкинлекләре яшь егеткә кызык өчен генә кирәкми.
- Бу приборны алуым, иң беренче чиратта, үземнең халәтемне белеп торасы килүдән иде, тәүлегенә күпме нагрузка төшүе дә кызыклы, - ди ул. - Аннан килгән барлык әлеге мәгълүматлар үз-үзеңне тонуста тотарга бик булыша. Мин әлегә "беләзектән" ун көнләп кенә файдаланам. Алга таба исә мәгълүматларны анализлап, нагрузкаларны көйләргә дә була. Димәк, беләзекнең сәламәтлек өчен дә файдасы булырга тиеш.
Нет комментариев