ШӘҺӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
“ДомСтрой” төзелеш оешмасы прорабы Александр Гольнев төзелешкә 37 ел гомерен багышлаган
– 53нче СМУга эшкә килгәндә миңа 20 яшь иде. Акрынлап тәҗрибә тупладым һәм хәзер менә үзем яшь төзүчеләргә остаз булдым, – ди “ДомСтрой” төзелеш оешмасы прорабы Александр Гольнев (фотода уң якта).
-
Нурлатта яңа ягу сезонына әзерлек бара
Менә җәйнең соңгы ае – август җитте. Димәк, яңа кышкы сезонга әзерлеккә нәтиҗәләр ясый башларга вакыт.
-
Нурлатта “Талым” балалар бакчасында бу көннәрдә капиталь ремонт бара
Мәктәпкәчә учреждениегә мондый исем бирелүнең үз тарихы бар. Балалар бакчасы мөдире Роза Абдуллина сүзләренә караганда, бакча урнашкан Яшьләр урамында кайчандыр тал агачлары үскән – аларны учреждение коллективы утырткан булган.
-
Нурлат укучылары җәйге каникул көннәрендә Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашалар
Каникулларның яртысыннан артыграгы инде узып та китте.
-
Шашин урамындагы шәһәр күле уртасыннан фонтан бәреп торачак
Биредә инде шактый эш күләме башкарылган.
-
Нурлат районы үзәк хастаханәсе автопаркы өч яңа автомобиль белән тулыланды
Дүшәмбе көнне аларны Казаннан алып кайттылар. Автолар тапшыру тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы бинасы каршында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
-
Нурлатта Козлов урамының 12нче йортында капиталь ремонт эшләре бара
Аңлашу булганда эш тә җырлап бара, кәеф тә яхшы. Бригадир Анатолий Алексеевның бу фикере белән башка төзүчеләр дә килешә.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов нурлатлыларның беренче наказын үти
Шикәрчеләр микрорайонының спорт стадионын зур үзгәрешләр көтә Биредә алдан планлаштырылган капиталь ремонт урынына төзелеш эшләре үткәреләчәк.
-
Хат ташучы Әминә Усманова: «Халык өчен эшлибез»
Без – газетачыларның эше хат ташучыларның хезмәте белән дә тыгыз бәйләнгән: җирле матбугат басмасын әбунәчеләребезгә нәкъ менә алар җиткерә бит.
-
Ә хәзер тротуарлар төзибез
Нурлатлылар икенче ел рәттән инде шәһәрнең тарихи өлешенең инфраструктур үзгәрешен, аерым алганда, юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау хисабына урамнарның яңара баруын күзәтәләр.
-
Күпер ачылу вакыты якыная
Шәһәрдәге тимер юл аша күпернең яңаруы һәркем – шәһәрлеләр, авыл кешеләре һәм хәтта күрше районнар һәм төбәкләр халкы өчен дә зур вакыйгага әвереләчәк.
-
Тәмле һәм туклыклы салат ясау ЫСУЛЫ
Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.
-
Балалар иҗаты йорты төзелеш стадиясендә
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Балалар иҗаты йорты төзелеш белән танышты.
-
Ике бассейнлы, берничә спорт залы
Нурлатта универсаль спорткомплекс төзелә.
-
Нурлатта өй туйлары тау артында түгел
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин торак йорт төзелеше объектларында булды.