Якты Күлдә балалар Сабантуе уздырдылар
ХӘБӘРЛӘР

Якты Күлдә балалар Сабантуе уздырдылар

Бәйрәм матур ярышлар һәм милли уеннар белән үрелеп барды.

Якты Күл авылында традицион балалар Сабантуе узды. Аны Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән җирле мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Мәдәният йорты территориясендә узган бәйрәм барлык тирә-як авыллардан балаларны, шулай ук әби-бабайларына каникулга кайткан яшь кунакларны берләштерде. 

Сабантуйда балалар өчен милли уеннар һәм күңелле ярышлар оештырылды. Алар батутта сикерделәр, аркан тартыштылар, көянтәле чиләкләр күтәреп йөгерделәр, күзләрен бәйләп призлар кистеләр. Балалар ёщр уенда телщп ктанаштылар һәм оештыручылардан бүләкләр алдылар. 

Милли көрәш ике үлчәү категориясендә узды. Тәҗрибәле көрәшче, элегрәк Сабантуйлары батыры булган Фәнил Гайнуллин ярышларның баш хөкемдары булды. Җиңүчеләр гадел көрәш шартларында ачыкланды, яшь батырларның күкрәгенә кызыл тасмалар тактылар. 

Чара балалар өчен яңа уку елы алдыннан вакытларын күңелле үткәрү, яңа дуслар табу һәм уңай мөнәсәбәтләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булды. 

Оештыручылар барлык катнашучыларга укуларында уңышлар, яхшы билгеләр һәм яңа җиңүләр теләделәр.  


Нет комментариев