Нурлатта “Күпмилләтле Татарстан геройлары” экспозициясе эшли башлады
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Күпмилләтле Татарстан геройлары” экспозициясе эшли башлады

Аның белән шәһәрнең Үзәк мәйданында танышып була.

Нурлатта “Күпмилләтле Татарстан геройлары” күчмә урам күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция цилиндр формасындагы 15 урам тумбасын үз эченә ала. Аларда Татарстанда туып-үскән һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән 42 геройның тарихлары урнаштырылган. 

Проект беренче тапкыр 2025 елның маенда Казанның Бауман урамында тәкъдим ителгән иде, соңрак экспозиция республиканың шәһәрләре һәм район үзәкләре буйлап сәяхәткә юл алды. Нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары күргәзмә белән берничә ай дәвамында таныша алачаклар.
 


Нет комментариев