Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Крайнов республика хәйрия акциясендә катнашты һәм укучыларга яңа уку елына кирәкле бүләкләр тапшырды.
Яңа мәктәп рюкзагы һәм тулы комплект канцелярия товарлары алган балалар арасында Нурлат гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Дарина Фәлалиева да бар. Җирле бүлекчә рәисе укучыны якынлашып килүче 1 сентябрь бәйрәме белән шәхсән котлады.
“Сиңа укуыңда әйбәт билгеләр, яңа ачышлар, югары баллар һәм, иң мөһиме, нык сәламәтлек телим”, – дип фатихасын бирде кызга Сергей Крайнов.
Даринаның гаиләсе бүләкне чын күңелдән куанып кабул итте. Укучының әнисе Айсинә Фәлалиева Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенә һәм аның җитәкчесенә тирән рәхмәтен белдерде.
“Яңа рюкзак һәм искиткеч канцтоварлар бала өчен чын бәйрәм булды. Изге йөрәгегез, игътибарыгыз һәм безнең хактагы даими кайгыртуыгыз өчен рәмәт!”, – диде ул.
Нет комментариев