Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Инвалидларны караучыларга айлык түләүләр арта

Россия Пенсия фондының Нурлат идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны һәм балачактан I группа инвалидларны карап торучы хезмәткә сәләтле эшләмәүче затларга айлык түләүләр арткан.

Ата-аналар (уллыкка алучылар) өчен ул 5500 сум, башка затларга 1200 сум тәшкил итәчәк.
Хезмәткә сәләтле кешегә айлык түләүләр, эшкә сәләтсез кешене карап тору сәбәпле, югалтылган хезмәт хакын компенсацияләү максатыннан бирелә. Инвалидларны карап тору эшен алып баручыга айлык түләү билгеләү өчен әлеге затның эшкә сәләтле һәм аның эше булмавы, шулай ук эшсезлек буенча пенсия һәм пособие алмавы шарт.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рушания Шакирова билгеләп үткәнчә, әгәр дә эшләмәүче ата-ана элек социаль түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгән булса, ул бу эшне инвалид-балага яки балачактан I группа инвалидка пенсия билгеләүче Пенсия фонды идарәсенә килеп башкара ала. Айлык түләү алучы затларга 2013 елның 1 гыйнвареннан соң узган чор эчен 2013 апрелендә өстәмә түләү ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компенсация Пенсия фонды I группа инвалид