1 октябрьгә кадәр газетага язылырга өлгерегез.
Нурлат-информ” “Дуслык” белән дус” конкурсына старт бирде. Анда 2027 елның беренче яртысына “Дуслык”, “Дружба” һәм “Туслах” газеталарына бөтен коллектив белән язылган мәктәп, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре коллективлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) район газетасына 6 айга әбунә рәсмиләштерергә һәм квитанцияләрен 3 октябрьгә кадәр redak@list.ru электрон адресына җибәрергә яисә К.Маркс ур., 1Г адресы буенча (телевидение бинасы) китерергә кирәк.
Конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары канцелярия товарлары сатып алуга сертификатлар алачак:
- I урын – 5 000 сумлык;
- II урын – 3 000 сумлык;
- III урын – 2 000 сумлык.
Җиңүчеләр коллективта газетага язылучылар санының хезмәткәрләр санына нисбәтеннән чыгып билгеләнә. Күрсәткечләр тигез булган очракта, язылуны иртәрәк рәсмиләштергән коллективка өстенлек бирелә (касса чегындагы дата һәм вакыт буенча). Конкурсны үткәрү буенча барлык сораулар белән 8 (84345) 2-36-13 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бәйге 2026 елның 21 сентябреннән 1 октябренә кадәр үтә. Оештыручы: “ТАТМЕДИА” АҖнең “Нурлат-информ” филиалы. Бәйгенең шартлары, үткәрү һәм бүләкләрне алу тәртибе белән nurlat-tat. ru сайтында танышырга мөмкин. Реклама 16+
Нет комментариев