Нурлатта «Игелекле куллар» проектына йомгак ясалды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта «Игелекле куллар» проектына йомгак ясалды

Ул «Грани» мәдәни-ял үзәгендә оештырылган иде.

“Грани” мәдәни-ял үзәгендә “Нурлы Гаилә” гаилә клубы” коммерциячел булмаган оешмасы “Игелекле куллар” грант проектының “Рәхмәт сезгә, көмеш йөрәкләр!” йомгаклау бәйрәм кичәсе узды.

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче “көмеш” волонтерларны һәм “Доброграни” төркеменең актив әгъзаларын хөрмәтләделәр. Кунаклар өчен бәйләү материаллары ясау буенча мастер-класс, сый-хөрмәт һәм “Биюче әбиләр” коллективы катнашында концерт программасы оештырылган иде. Грант тәмамланса да, “Доброграни” төркеме үз эшен һәм фронтка булышуын дәвам итәчәк.


Нет комментариев