Нурлатның “Ледок” командасы “Татар кубогын” яулады
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Ледок” командасы “Татар кубогын” яулады

Нурлатның 2013 елгы яшь хоккейчыларын берләштергән “Ледок” командасы Яшел Үзәндә узган хоккей турнирында чын спорт триллеры күрсәтте.

Беренче периодтан соң 0:4 исәбе белән оттырып барганда, Арчаның “Тулпар” командасыннан җиңүне тартып алды һәм 7:6 исәбе белән “Татар кубогы” иясе булды.

Башта үз капкаларына дүрт шайба үткәрсәләр дә, нурлатлылар сынатмадылар. Матчның каһарманы Ролан Ерепов булды – аның пента-тригы турнир тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Тагын – 5 очко туплаган Александр Соловьев. “Тулпар” соңгы секундка кадәр көрәште, ләкин инде “Ледок”ны туктатып калып булмый иде инде. 

Нрулатлылар өч матчта да җиңү яуладылар.

Нурлатның “Ледок” командасы “Татар кубогын” яулады

Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 – “Ледок” (Нурлат) 

2 – “Тулпар” (Арча) 

3 – “Белый Тигр” (Казан) 

4 – “Союз” (Киров).

Егетләребезне һәм тренер-укытучы Илназ Фәтхетдиновны котлыйбыз! 


Нет комментариев