Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар съезддан өч машина белән кайтты

Бүген "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган Татарстанның муниципаль берәмлекләренең VIII съездында Нурлаттан да 30 кешелек делегация катнашты.

Аны район башлыгы Равил Кузюров җитәкләде. Республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашкан съезд эшендә ТР муниципаль берәмлекләр советы эшенә йомгак ясалган. Урыннардагы авыл инфраструктурасы, кече бизнес үсеше һәм башка мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшенгән. Форум кысаларында Нурлат районының Әхмәт, Кычытканлы һәм Андреевка авыл җирлекләре башлыклары Әнәс Нәбиуллин, Назыйф Шаһитов, Надежда Егоровага "Шевроле Нива" автомашиналары ачкычлары да тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат