Ул “Район газетасын – туган телдә” традицион әбунә акциясен башлап җибәрде.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев узган атна ахырында хезмәт ветераннарын, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының әнисен үзенә кунакка чакырды.
Очрашуның сәбәбе исә бик матур – Өлкәннәр декадасы алдыннан ул олы яшьтәге хөрмәтле нурлатлыларга киләсе яртыеллыкка район газетасына әбунә бүләк итте һәм үзенең бүләкләрен дә тапшырды.
Әлеге акцияне “Нурлат-информ” берничә ел дәвамында үткәреп килә. Кунакларны каршы алганнан соң, район башлыгы иң элек хәлләрен белеште, сәламәтлекләре һәм кәефләре белән кызыксынды.

“Бүген сезне үземдә күрүемә бик шатмын”, – дип мөрәҗәгать итте ул Югары Нурлаттан педагогик хезмәт ветераны Нәфисә Төхвәтуллина белән Егоркино авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының әнисе, озак еллар Нурлат үзәк район хастаханәсендә хезмәт куйган Сония Ивановага.
Алар икесе дә район газетасын гомерләре буена алдыралар икән.
“Дуслык”ны мин әле бала чагымнан укый башладым. Ул вакытта ул “Октябрь колхозчысы” дип атала иде, – дип сөйләде Нәфисә Төхвәтуллина. – Без башка басмалар да алдырабыз, әмма район газетасында гына якташларыбыз, без белгән кешеләр турында язалар. Кайсы гына мәкаләне укыма – анда һичшиксез таныш исем очрый. Газета аша без туган ягыбызның сулышын тоябыз. Җомга көнне ирем белән иртән үк хат ташучының килүен көтәбез – кем яңа санны беренче булып кулына ала, шул башта укый. Шундый кадерле бүләк ясавы һәм безнең белән очрашырга вакыт тапканы өчен Дамир Азатовичка зур рәхмәт. Без, өлкән буын кешеләре өчен мондый игътибар – зур шатлык”.
Район газетасына әбунә квитанциясен шулай ук педагогик хезмәт ветераны Зәйнәп Сафиуллина да рәхмәт белән кабул итеп алды.
Нет комментариев