ХӘБӘРЛӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нурлатта 6 район мөхтәсибәтеннән килгән командалар арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды
Мондый спорт чаралары пандемиягә кадәрге чорда ел саен үткәрелеп торса, быелгысы тәнәфестән соң - тәүгесе.
-
Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә.
-
Алмаз Әхмәтшин “ Татнефтепром- Зүзәйнефть”АҖ җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинны юбилее белән котлый
Нефтьче һәнәренә багышланган гомер. РФ ягулык энергетикасы һәм ТР атказанган төзүчесе, “Татнефть “ АҖ мактаулы нефтьчесе,”Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале һәм тагын күпсанлы мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре иясе . 23 ел дәвамында Татнефтепром - Зюзәйнефть “ АҖ алыштыргысыз җитәкчесе, дүрт чакырылыш рәттән ТР Дәүләт Советы депутаты.Сүз Нурлатның, республиканың данлыклы улларының берсе- Шамил Габделхәй улы Яһудин турында . Бүген ул гомер юбилеен билгеләп үтә. Котлаулар һәм изге теләкләр- Алмаз Әхмәтшиннан.
-
Алмаз Әхмәтшин “Дуслык”(“ Дружба”,” Туслах) район газетасына язылу кампаниясенә старт бирде
Район һәм шәһәр башлыгы Нурлатның өч хезмәт ветеранына 2023 нче елның беренче яртыеллыгына район газетасын яздырды
-
Биергә яратучы “кояш малае”
Даун синдромлы бала – язмыш сынавы түгел, ә Аллаһтан бирелгән бүләк, дип саный нурлаты Әлфия апа Гафурова.
-
Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды
Җәмәгать урыннарында, урамнарда кылына торган җинаятьләрнең артуын киметү буенча кулланыла торган чаралар, яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшне оештыру. Утырышта шул һәм тагын берничә мәсьәлә каралды
-
Нурлат имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты
Айга бер тапкыр шулай җыелып киңәшләшүче дин әһелләре очрашуында бу юлы район җитәкчелеге һәм Диния нәзарәте вәкиле дә катнашты.
-
Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрде
«Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», - диде автор.
-
Нурлатта мөселманнар өчен яңа ритуаль хезмәт эшли башлады
Тимер юлчылар микрорайонында ачылган мәетханәдә вафат булучыларны соңгы юлга бөтен шәригать кануннары нигезендә озату мөмкинлеге тудырылды.
-
Абдулвалиева Бибиҗамал Галиулла кызын шәхси календарендагы 90 яшьлек
Юбилее белән Нурлат муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Динә Камил кызы Хөҗҗәтова һәм Нурлат муниципаль районының "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Габдулла кызы Хисаметдинова котлап, район Башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән изге теләкләр, бүләк тапшырдылар. Аңа ныклы исәнлек теләделәр.
-
Сукыр булсалар да, дөньялары караңгы түгел
Нурлатта яшәүче Рамил һәм Ольга Мостафиннар бүген дөньяның матурлыгын бары төшләрендә генә күрәләр – аларның икесе дә дөм сукыр.
-
Фермер Наил Хәйбуллин кырлары мул уңыш белән сөендерә
Бу көннәрдә биредә уҗым бодае турыдан-туры суктырыла. Һәр гектардан уртача уңыш 55 центнер.
-
Иске Әмзә авылында яшәүче Әкрам Минаповка 90 яшь
Олы юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Линар Мәнапов котлады
-
Кәкре Атауда яшәүче Гомәр Сәгыйров 40 елдан артык бал кортлары үрчетә
Һәвәскәр умартачы былтыр 9 баш оядан 50 кг бал алган булса, быел да мул уңышка өмет итә.
-
Рөстәм Миңнеханов: “Нурлатның үсеш өчен перспективасы зур”
Якшәмбе көнне Нурлатта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Аның визиты “Нурлат сөте” хуҗалыгы арпа кырында механизаторлар , авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашудан башланды.