Җиргә береккән гаилә
Фәнис Фәтхуллов гаиләсе савым сыерлар санын арттыру белән мәшгуль.
Заманында үз бәхетен Себер якларында эзләгән Фәнис аны туган авылы Чулпанда таба. Гаиләсен дә кора, эшенә дә урнаша, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыгын да булдыра. Бүген инде ул тормышына шөкерана итеп туя алмый.