Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авылның үз паркы бар

Авыл уртасында парк булдыру чулпанлы Әнвәр ага Насыйбуллинның гомерлек хыялы булган икән. Лаеклы ялга чыкканчы ул парк ясау өчен акрынлап кына материалын җыйган, ял зонасы өчен эскизларын сызгалап куйган булган. Пенсиягә чыккач, бу эшкә ныклап алынган.

- Саный китсәң, башкарган эшләр бик күп, - ди Әнвәр абый хыялының тормышка аша башлавына сөенеп. - 4 тимер капка, күпер ясап куйдым. Дөрес, эшләрне авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән алып барабыз. Кайдадыр материал белән, кайбер урында эшче көчләр белән булышалар. Бергәләшеп паркның коймаларын буядык. Киләсе елга авыл бәйрәмнәрен үзебезнең паркта үткәрербез дип планлаштырабыз. Планнар дигәннән, алар шактый: таганнар, 13ләп эскәмия урнаштырасы бар, аннан буа тирәсенә төрле кош-корт фигуралары ясыйсы килә. Эскизлары да, материал да бар, хәзер фантазияне эшкә җигәсе калды.
Парк булдыру хыялы белән янып яшәгән Әнвәр абыйның авыл халкына бераз үпкәсе дә бар.
- Парк булгач - ул ял зонасы булсын иде, - ди ул. - Халык ял итсен. Ә бездә әлегә биредә кош-корт һәм терлек туар "ял итә". Матурлыкны бергә тудырып, бергә саклаганда гына озын гомерле була бит ул.
Әлегә парк кышкы йокыга талган. Төзекләндерү, матурайту эшләрен биредә озакка сузмыйча, яз башыннан ук җәелдереп җибәрмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чулпаново Әнвәр Насыйбуллин