Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елны - яңа йортта

Чулпанның ике яшь гаиләсе - Җәүдәт һәм Гөлшат Хәкимовлар, Алексей һәм Наташа Бондаревлар- Яңа елны яңа йортларда каршы алачак.

Алексей һәм Наташа Бондаревлар гаиләсе йортны бер ай эчендә өлгертеп чыккан. Йортка нигез җәен салынса, диварларын өю белән түбәсен ябарга бер ай вакыт кирәк булган. Гаилә башлыгы Алексейның куллары алтын икән, нинди эшкә алынса, шуннан гөлләр коеп куя, ди. Йортның проектын да үзе уйлап тапкан, аны торгызу эшләрен дә башкарган. Хәзер эчке эшләр белән мәшгуль ул.
Заманында туганнарына кунакка кайткан Түбән Кама егете Алексей булачак тормыш иптәше Наташаны биредә очрата һәм Чулпанда төпләнеп тә кала. Ә бүген тормышына шөкерана итеп яши. Дөрес, барын да үзенә кайгыртасы, үзенә эшлисе. Әмма үз нигезен үз көчләре белән коруларына нык сөенәләр алар.
- Коры хезмәт хакына гына йорт салып чыгу заманалары узды хәзер, - ди гаилә башлыгы. - Ярый әле дәүләттән ярдәм булды. 700 меңнең 70 проценты субсидияләнә. Ипотеканы 9 ел хуҗалыкта эшләп түләргә кирәк булачак.
Теләгән кешегә авылда эш, чыннан да, җитәрлек икән үзе. Заманында механик-автослесарь белгечлеген үзләштергән Алексей Чулпанга кайтып төпләнгәч, хуҗалыкка тракторчы булып эшкә урнашкан. Ә тормыш иптәше Наташа - Чулпан метеостанциясе белгече. Гаилә яшь булуына карамастан үз хуҗалыгын, терлек-туарын да мулдан тота.
Бондаревлар бу көннәрдә Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. 7 яшьлек уллары Андрей әти-әнисе белән яңа йортка чыршы да бизәп куйган инде. Хәзер аларга Кыш Бабайны кунакка көтәсе генә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чулпан авылы