Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Печән бизнесы

Мәксут Нәбиуллин авылда терлек азыгы - печән әзерләү белән шөгыльләнүче бердәнбер шәхси эшмәкәр. Заманалар үзгәреп, җирле хуҗалыкта эшчеләр кыскартыла башлагач, Мәксут Нәбиуллин шәхси эш башлап җибәрергә була. Менә 7 ел инде шәхси эшмәкәр буларак үз көнен үзе күрә.

- Салымын да түли, авыл халкына эш тә бирә Мәксут, - ди авыл җирлеге башлыгы Хафиз Ситдыйков Чулпанда булдыклы кешеләрнең яшәвенә сөенеп. Бүген үз карамагында 45 гектар печән җире булган шәхси эшмәкәр техникасын да туплаган. Кирәк икән, авылдашларына транспорт хезмәте белән дә булыша ул. Безнең белән аралашу гына корырак узды: булдыклы кеше аз сүзле булып чыкты.
- Читтән карап торучыларга гына бар да җиңел кебек ул. Ә эшнең эчендә нинди проблемалар икәнен үзем генә беләм, - ди Мәксут. Бусын җәйге вакыйгаларны истә тотып әйтүе булгандыр. Матур гына эшләп яшәгән кешеләргә "эчләре пошучылар" да табыла икән. Әнә, быел эшмәкәрнең печәнлегенә ут төртеп зыян салганнар.
- Күңел тыныч булса, иркенләп эшләргә була, - ди печәнче бу хәлгә хәтере калуын яшермичә. Әмма печәнче Мәксут башлаган эшкә кул селтәргә җыенмый. Мөстәкыйль эшләп көн күрү юлына баскан кеше ул. Печән белән барып чыкмаса, транспорт хезмәтләре күрсәтү юнәлешен сайлавы бик ихтимал. Һәрхәлдә, Мәксут Нәбиуллин күктән төшкәнне көтеп утыра торганнардан түгел, бар эшкә дә үз тырышлыгы белән ирешергә өйрәнгән чын хезмәт кешесе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чулпан авылы