Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм башкарма комитеттан ветераннарга бүләкләр тапшырды.
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү чаралары узды. Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин ветераннарның һәркайсының өенә барып, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүгенге көндә Яңа Иглай авыл җирлегендә 8 тыл хезмәтчәне яши. Аларның иң өлкәне – хөрмәтле укытучы Фәйзә Гобәйдуллина, аңа быел июнь аенда 101 яшь тулачак.
Мондый очрашулар каһарман буынның казанышларын тану билгесе генә түгел, ә яшьләр өчен ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелек үрнәге дә булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев