Нурлатлы бер миллион сум акчасын югалткан
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы бер миллион сум акчасын югалткан

Нурлатта яшәүче бер хатын-кызны курьерга 1 млн сум акчасын биреп җибәрергә мәҗбүр иткәннәр.

Кармакка тиз каптыралар

Билгесез кешеләр үзләрен прокуратура хезмәткәрләре һәм банк консультантлары дип таныштырып, хатын-кызны акчаларыгызга куркыныч яный дип ышандырганнар. 

Схема мессенджердагы гап-гади хәбәрдән башланып киткән. 2026 елның 1 сентябрендә хатын-кыз Макс кушымтасында үзен “Сотрудники ИФК Солид” төркеменә кушуларын күреп алган. Чатта аңа таныш булмаган җиде кеше булган. Катнашучыларга кадрлар составын реархивацияләү бара дип хәбәр иткәннәр. Ә аннан: “Мәгълүматлары тикшерүне уңышлы узган хезмәткәрләргә Макс мессенджерында ачкыч җибәреләчәк. Аны тикшерү өчен бу төркемгә җибәрерсез”, – дип чираттагы хәбәрне юллаганнар. 

Хатын-кыз, төркемнең башка катнашучылары сыман ук, үзенең мәгълүматларын раслаган һәм махсус ачкычның килүен көтә башлаган. Икенче көнне аңа чынлап та алты урынлы код килеп төшкән. Әңгәмәдәшләренең инструкцияләренә кушылып, ул аны төркем чатына җибәргән. Ә аннары башта: “Спасибо дура за код от госуслуг” (ред. – орфография сакланды), аннары сүгенү сүзләре кыстырып язылган башка хәбәрләр алган, аларда аның документлары урлануы һәм хәзер аның исеменә кредитлар һәм микрозаймнар рәсмиләштереләчәк дип язылган була. 

Бер миллион сум акчасын биреп җибәргән

Алдау схемасына берничә кеше кушыла

Бу әле мошенниклык схемасының башы гына булып чыккан. Чөнки соңгы хәбәрләрдән соң берничә минут үтү белән үк аңа телефоннан шалтыраталар. Үзен прокурор урынбасары Андрей Варламов дип таныштырган ир-ат мошенникларны ачыклау буенча махсус операция үткәрелүе турында хәбәр итә. Әйтүенчә, билгесез кешеләр хатынкызның акча ларына “керү” мөмкинлеге алган, ә аларны “коткару” өчен аларны алырга һәм банкноталардагы бармак эзләрен тикшерү өчен хезмәткәрләргә тапшырырга кирәк икән. 

Алга таба аралашу максатыннан хатын-кызны күпфункцияле платформа кушымтасы урнаштырырга күндерәләр. Үзләрен консультантлар дип таныштырган берничә кеше аның белән элемтәгә керә, Александра Суворова шуларның берсе була.

Алар ниндидер кешеләрнең һәм коллцентр урнашкан урынның фотосурәтләрен җибәреп, хатын-кызны чын спецоперация баруына ышандырырга тырышалар. 

Аннары хатын-кызны әйтеп торып генераль прокурор исеменә гариза яздыралар. Анда ул билгесез кешеләр белән элемтәгә керүен, аларга үз теләге белән дәүләт хезмәтләре порталына керү кодын бирүе турында яза... 

бер миллион сум акчасын биреп җибәргән

Шулай ук финанс югалтуларыннан качу һәм билгесез кешеләрнең гамәлләре өчен җаваплылык тотмас өчен үзенә федераль казначылык экспертын беркетүләрен сорый. 

“…Законсыз акчаларны юу һәм экстремистлык оешмаларын финанслау максатыннан җинаятьчел сүз куешуда катнашуымны кире кагам. Кодны тапшырганда шәхси файда алу максатым булмады”, – дип хатын тәмамлап, ул имзасын куя һәм аны Суворовага җибәрә. 

Шуннан соң мошенниклар аның исеменә шәхси акчаларын иминиятләштерү өчен махсус “счет-сейф” ачылуы турында хәбәр итәләр. Барлык акчаларын да вакытлыча шунда күчереп торырга кирәк булачак, дип ышандыралар. 

Кара барсетка тоткан егеткә биреп җибәрә

Банкка хатын-кыз 3 сентябрьдә мөрәҗәгать итеп, 1 млн сум акчага заказ җирә. Акча артыннан курьер икенче көнне килергә тиеш була. Суворова аңа шалтыратып, кичке сәгать 8дә кара киемле һәм кара барсетка тоткан яшь егет киләчәген әйтә, хатын-кыз аңа үз йорты янында 1 000 000 сум акчасын тапшырырга тиеш була. 

Билгеләнгән вакытта ханым үз подъезды янында әлеге тасвирламага туры килгән яшь егетне күреп ала. “Суворовадан”, – ди егет һәм хатын-кыз аңа алсу төстәге полиэтилен пакетка салган акчаларын тапшыра. Акчаны алгач, яшь егет китеп бара. 

Һәр шалтыратуны шик астына алыгыз

Россия Эчке эшләр министрлыгы Нурлат районы буенча тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Гүзәл Гайфиева билгеләп үткәнчә, мошенниклар мондый схемаларда бер вакытта берничә төрле психологик тәэсир итү ысулларын кулланалар. 

“Алар үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар, куркыныч тойгысы тудыралар, ниндидер спецоперация турында сөйлиләр һәм бик тиз эш итүне таләп итәләр. Шунысын истә тоту мөһим: полиция, прокуратура, банк һәм башка дәүләт оешмаларының чын хезмәткәрләре акча сорамыйлар, смскодларны яки акчаларны “яклау” өчен ят кушымталар урнаштырырга кушмыйлар, – ди ул. – Әңгәмәдәшегез аларны саклау яки тикшерү өчен дип ышандырырга тырышса да, акчаны курьерларга тапшырмагыз. Шик туса, аралашуны туктатыгыз һәм банкка яки хокук саклау органнарына рәсми номер буенча үзегез шалтыратыгыз”.


Нет комментариев