Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Җиңү тәрәзәләре” Нурлат районы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын берләштерде

Нурлат районында “Җиңү тәрәзәләре” патриотик акциясе дәвам итә.

Мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның ата-аналары һәм педагоглар үз йортларының һәм уку йортларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизиләр.

Тәрәзәләрне бизәүдә Георгий тасмалары, кызыл йолдыз сурәтләре, канәфер чәчәкләре бәйләмнәре һәм ветераннарга рәхмәт сүзләре кулланыла. Акциягә шәһәр мәктәпләре белән бергә авыллардагы белем бирү учреждениеләре дә кушылды. Катнашучылар арасында Колбай Мораса, Якушкино һәм Фома мәктәпләре, шулай ук Нурлат шәһәренең 1, 2, 9нчы мәктәпләре һәм гимназиясе бар.

Һәр бизәлгән тәрәзә илебез тарихы турындагы гомуми хәтернең символик өлешенә әверелә. Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый рәсемнәр һәм язулар буыннар арасындагы элемтәне сакларга ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев