Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Киекле авылыннан Фәрит Сәлахетдинов гер спорты буенча Халыкара класслы спорт мастеры исеме алды

Бу хакта зур горурлык белән авылдашлары хәбәр итте.


Гер спорты буенча район Сабантуйларының алыштыргысыз чемпионы Фәрит  Фатыйх улы Сәлахетдинов Халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булган.  

“Фәрит Фатыйх улы – авылыбызның үрнәк ир-егете, авылыбызда гына түгел,  район һәм республика күләмендә уздырылучы күпсанлы спорт чараларның җиңүчесе. Авыл җирлегендә оештырылучы хәйрия, күңел ачу чараларының ярдәмчесе, ышанычлы киңәшчебез. Ул әле авыл җирлеге Советы депутаты буларак та актив эш алып бара,  – дип зур горурлык белән хәбәр итте Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова.  – Авылдашыбызны шундый зур исемгә лаек булуы белән барлык киеклелеләр исеменнән котлыйбыз, алга таба да спортта ышанычлы адымнар белән алга баруын телибез”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев