Кизләү мәктәбе укучысы Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләре арасына керде
ХӘБӘРЛӘР

Кизләү мәктәбе укучысы Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләре арасына керде

9 сыйныф укучысы Нәзилә Ганиева Казанда Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасының бүләкләү тантанасында катнашты.

22 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасының тантаналы ябылу чарасы узды. Чарада Кизләү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нәзилә Ганиева катнашты. Ул III дәрәҗә дипломант булды һәм истәлекле медаль белән бүләкләнде. 

Олимпиаданы РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган. Укучыны олимпиадага педагог Иркәнур Исламнур кызы Ганиева әзерләгән.

Нәзиләне һәм аның остазын лаеклы казанышлары белән котлыйбыз. Яңадан-яңа  уңышлар телибез!
 


Нет комментариев