Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эретеп ябыштыручысы – Татарстанның иң яхшы өч белгеченең берсе

Казан вертолет заводында “Һөнәре буенча иң яхшысы” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды.

Быелгы ярышларда республиканың 28 предприятиесеннән 60тан артыграк кеше катнашты. Катнашучылар үз осталыкларын биш номинациядә күрсәттеләр, болар – “Слесарь-җыючы”, “Эретеп ябыштыручы”, “Токарь”, “Фрезеровкалаучы” һәм “Санлы программалы идарә (ЧПУ) станоклары операторы”.

Нурлат районының һәм нефть предприятиесенең данын “Нурлатнефть” НГДУсының электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Линар Матыгуллин яклады. Татарстанның иң көчле эретеп ябыштыручылары арасындагы киеренке көрәштә ул өченче урынны яулады.

Линар өчен бу югары дәрәҗәдәге беренче танылу гына түгел – ул “Татнефть” компаниясенең корпоратив бәйгеләрендә дә үзенең югары классын берничә тапкыр раслаган иде. Хәзер исә аның һөнәри осталыгы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында да билгеләп үтелде.
Линар Матыгуллинны лаеклы нәтиҗәсе белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

“Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә юнәлтелгән “Кадрлар” илкүләм проектының төп чараларының берсе булып тора.
 

Марина Корнилова, фотоларны автор тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев