“Нурлат-информ”ның “Кошлар өчен өй туе” бәйгесе кысаларында экологик акция узды
Аның катнашучылары Үзәк паркка җыелды.
Бер агачта – ике оя
“Нурлат-информ”ның иң матур сыерчык оясына бәйгене беренче тапкыр гына үткәрүе түгел. Быелгысы исә аеруча зур колач алды – яшь нурлатлылар бәйгедә катнашып кына калмадылар, редакция хезмәткәрләре, эколог һәм урманчылар белән бергәләшеп аларны шәһәр паркындагы агачларга элеп тә куйдылар.
Нурлаттан Җамалетдиновлар гаиләсе бәйгедә берьюлы ике сыерчык оясы белән катнашты. 4 яшьлек Азамат белән 3 яшьлек Айназ икесе дә “Әкият” балалар бакчасына йөри һәм әтиләре бәйгегә дип сыерчык оялары ясаганда аның төп ярдәмчеләре булганнар. Әле алай гына да түгел, сыерчык ояларына яраткан персонажларының рәсемнәрен ябыштырып, матур итеп бизәгәннәр дә. Ә менә шәһәр паркында үткән экологик акциядә, Айназ авырып китү сәбәпле, Азамат кына катнаша алды һәм сәхнәгә ике тапкыр – үзенең һәм энесенең дә бүләкләрен алырга чыкты. Алып баручы сыерчык оялары парады игълан иткәч, үз оясын горур күтәреп, урманчылар белән бергә паркның зур агачлар үсә торган өлешенә беренчеләрдән булып атлады. Урманчылар исә Җамалетдиновларның ояларын бер агачка элеп куйдылар. Ике бертуган ясаган күрше ояларда һәр язда сыерчыклар сайраячак һәм балалар чыгарачак хәзер.
“Үзебез ясаган ояларны һәм аларда яшәү че кошларны карарга бөтен гаиләбез белән паркка килеп йөриячәкбез”, – дип сөенечен уртаклашты әниләре Гөлфия Җамалетдинова.
Гаилә традицияләре ныгыды
Бу көнне исә чарада катнашкан башка әти-әниләр дә балалары өчен шундый сөенечле мизгелләр кичерде. Чөнки экологик бәйге иң беренче чиратта аларны нәкъ менә игелекле юнәлештә булуы белән җәлеп иткән дә. “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Нурлат-информ” филиалы баш мөхәррир-җитәкчесе Сирень Сәмәрханова билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты да нәкъ менә яшь буында табигатькә карата игелекле мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләү, гаиләләрне берләштерү булган бит.
“Бәйгебездә 20 гаилә катнашты. Сыерчык ояларын балалар әти-әниләре, әбибабайлары белән бергәләшеп ясадылар, шул рәвешле буыннар бәйләнеше ныгыды, гаиләләрдә игелекле традицияләр барлыкка килде. Сез бәйгедә катнашып кына калмадыгыз, шәһәребезне, Үзәк паркны да ямьләндерүгә үз өлешегезне керттегез”, – дип катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде ул һәм тантаналы шартларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Бу көнне бәйгедә катнашкан һәркем сәхнәгә күтәрелде, чөнки оештыручылар аларның барысы өчен дә дипломнар һәм татлы бүләкләр әзерләгәннәр иде. Матур һәм уңайлы да Кемдер сыерчык оясын агач ботаклары куеп бизәгән, икенчеләре, кошларны җәлеп итәр өчен, ачык төстәге чәчәкләр белән матурлаган... Чистартырга җайлы булсын өчен кечкенә генә ишекләр ясап куючылар да юк түгел. Жюри әгъзалары исә җиңүчеләрне ачыклаганда иң беренче чиратта сыерчык ояларының уңайлы һәм “стандартлар буенча” ясалган булуына игътибар итте.
“Кошлар – табигатьне корткычлардан арындыручылар. Сыерчык оялары матур гына түгел, кошлар өчен куркынычсыз да булырга тиеш”, – дип үз киңәшләрен бирде экологик акциядә катнашкан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева.
Чулпан урманчылыгының участок лесничийлары Наил Фәсхетдинов һәм Рәфис Сәмигуллин исә сыерчык ояларын ничек элергә кирәклеген үзләре үк гамәлдә дә күрсәттеләр. Бәйгедә катнашкан һәр баланың сыерчык оясын чарадан соң агач кәүсәләренә чыбыклар белән чорнап урнаштырып куйдылар һәм үз киңәшләрен бирделәр алар.
Яңа “фатирлар” хуҗаларын көтә
Бүләкләү тантанасы күмәк фотога төшү белән тәмамланды. “Нурлатыбыз кошлар өчен иң уңайлы шәһәргә әверелсен һәм анда һәрчак кошлар тавышы яңгырап торсын”, – дигән шигарь астында яшь экологлар үзләре ясаган кош ояларын күтәреп, биек агачлар янына атладылар. Ә аннары әти-әниләре, әбибабайлары белән бергәләшеп урманчыларның аларны агачларга менгереп урнаштыруын шатланып күзәттеләр. Зур кайгырту күрсәтеп һәм яратып әзерләнгән ояларга хәзер беренче хуҗалары килеп оялавын гына көтәсе кала.
Бәйгебезнең җиңүчеләре:
Кәрим Хәйбуллин – (“Әкият” балалар бакчасы)
Искәндәр Сәфәргалиев – (“Чык тамчысы” балалар бакчасы)
Айназ Җамалетдинов – (“Әкият” балалар бакчасы)
“Тамашачылар мәхәббәте” призлары ияләре (социаль челтәрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча): Амелия Йосыпова (“Камыр Батыр” балалар бакчасы) һәм София Мануйлова (2нче мәктәп).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев