Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре профилактика чараларын көчәйтте
Республикада эпизоотик хәл катлаулы булып кала.
Аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча язгы чаралар кысаларында белгечләр үз участокларындагы хуҗалыклар буйлап йөреп, терлекләрне карый, анализлар ала һәм нодуляр дерматит, бруцеллез, туберкулез кебек йогышлы авыруларга каршы вакциналаштыру үткәрәләр. Шул ук вакытта эт-мәчеләрне котыру чиреннән прививкалау да дәвам итә. Моннан тыш, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре, йогышлы авырулар таралуын булдырмас өчен, терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен законсыз кертүне чикләү буенча да җитди эш алып баралар. Шул ук вакытта авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә рөхсәтсез сату нокталарын контрольдә тоту буенча эшлиләр һәм авыл хуҗалыгы терлекләре сатып алу очраклары ачыкланган хуҗалыкларда карантин чаралары үткәрәләр.
“Без районда йогышлы авырулар таралуга юл куймас өчен барлык чараларны күрәбез, ләкин бу эшнең нәтиҗәсе халыкның җаваплылыгына да бәйле. Кайберәүләр “терлекне сатмыйм, үзем өчен генә тотам” дип, ветеринарларны ишегалларына кертми, терлекләренә вакцина ясатмыйлар һәм башка эпизоотик чараларны үткәрттермиләр. Бу исә кеше өчен дә куркыныч булган авыруларның таралуына юл ачарга мөмкин”, – ди Нурлат ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев.
Ветеринария хезмәте нурлатлыларны закон таләпләрен бозмаска һәм планлы чараларда катнашырга чакыра. Чирне дәвалаганчы, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев