Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган автойөреш уздырдылар

9 Май алдыннан Нурлатта “Җиңү автойөреше-2026” патриотик акциясе үтте.

Масштаблы чараны “Нур” татар мәдәнияте үзәге һәм “Хәрби туганлык” ветераннарның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге оештырды. Җыелу ноктасы итеп Түбән Нурлат микрорайоны сайланды – нәкъ менә Мәдәният үзәге бинасы янында 20гә якын автомобиль тезелде. Машиналар Россия һәм Татарстан, шулай ук төрле гаскәрләрнең әләмнәре,  бәйрәм атрибутлары белән бизәлде.
“Беренче тапкыр автойөрешне дүрт ел элек Түбән Нурлат халкы белән бергә оештырган идек. Бүген бу инде традицион район акциясе, аңа “Хәрби туганлык” вәкилләре дә кушылды. Елдан-ел без күбәя барабыз, һәм бу – Бөек Җиңү көне уңаеннан иң зур бүләк», – дип сөйләде “Нур” татар мәдәнияте үзәге директоры Фирүзә Бикташова.

Акция мәртәбәле кунакларның да игътибарын җәлеп итте. Чарада республиканың “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Вениамин Чубаренко катнашты. 

«Мандый автойөрешләр – гадәти машинада йөрү генә түгел. Бу – ата-бабаларыбызга тирән хөрмәт билгесе. Җиңүне яулауда Нурлат районы уллары да катнашкан, һәм безнең моны онытырга хакыбыз юк. Соңгы ел ярым эчендә мин Нурлатка дүртенче тапкыр киләм – башка районнарга караганда ешрак. Республикада “Хәрби туганлык”ның 27 бүлеге бар, нурлатлылар аеруча актив эшлиләр», – дип ассызыклады Вениамин Чубаренко.

Бу елгы колонна аеруча үзенчәлекле булды. Гражданлык машиналары белән янәшә трофей үрнәкләре, шулай ук махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әзерләнгән машиналар да бар иде. “Хәрби туганлык” вәкилләре тарафыннан тулысынча яңадан җыелган бу автомобильләр – җиңүче буын традицияләренең яшәве турында сөйли. Бөек Ватан сугышы ветераннарының варислары булган бүгенге геройлар хәрби эшне дәвам итәләр, ә нурлатлылар аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.

Җирле “Хәрби туганлык” бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров акциянең әһәмияте бәяләп бетергесез дип билгеләп үтте: “Без масштабларның үсүен күрәбез. Елдан-ел колоннага күбрәк кеше кушыла яки безне сәламләү өчен урамнарга чыга. Геройларыбызны истә тоту һәм әлеге хәтерне балаларга тапшыру – безнең уртак бурычыбыз”.

Автойөреш маршруты шәһәрнең төп урамнары аша үтте. Колонна төрле гаскәр төрләре хөрмәтенә куелган истәлек билгеләре – Россия хәрби данының тере шаһитлары яныннан узды. Катнашучылар Нурлатның үзәк мәйданындагы мемориаль комплекста финишка килделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев