Нурлатлылар “Җиңү диктанты” халыкара акциясенә кушылдылар
Быел районда 10 махсус мәйданчык оештырылды, аларда 500ләп нурлатлы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге алды.
Җиде мәйданчык – шәһәр мәктәпләре базасында, тагын өчесе авыл җирлекләрендә эшләде. Үзәк мәйданчыкларның берсе шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашты. Биредә укытучылар, мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм укучылар белән беррәттән район башлыгы Дамир Ишкинеев та парта артына утырды. 3нче мәктәптә чараны оештыруга аеруча җаваплы һәм зур дулкынлану белән якын килгәннәр. Кунакларны ишектән үк төз гәүдәле яшьармиячеләр каршы алды, алар диктантта катнашучыларга хәрби дан символы – Георгий тасмасы тапшырдылар.
Фойеда мәктәп коллективы һәм укучыларның бөтен ил белән бер сулышта яшәүләрен, фронтка актив ярдәм итүләрен күрсәтүче киң экспозиция тәкъдим ителде. “Минем әти – герой” күргәзмәсе кунакларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Анда укучыларның әтиләренең портретлары урын алган иде: араларында бүген махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен яклаучылар да, сугыш кырында батырларча һәлак булучылар да бар. Биредә үк “Үлемсез полк” фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Шул рәвешле, аларда кырыгынчы еллар геройларыннан алып бүгенге батырларга кадәрге якташларыбыз чагылыш табып, буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнеш ассызыкланды.
“Җиңү диктанты” – һәркайсыбыз өчен гади белем тикшерү акциясе генә түгел. Бу – безнең бабаларыбызга тирән хөрмәт билгесе. Бүген, кайберәүләр тарихны яңадан язарга тырышкан вакытта, дөреслекне саклау аеруча мөһим. Алгы сызыктагы егетләребезгә багышланган күргәзмәләрне күрү бик тә дулкынландыргыч. Нурлат үз Ватан сакчыларын һәрвакыт хөрмәт итте һәм киләчәктә дә шулай булачак”, – диде Дамир Ишкинеев.
Бу көнне диктант язучылар арасында 3нче мәктәпне тәмамлаган “Урал” позывнойлы махсус хәрби операция сугышчысы да бар иде. Ул кыска вакытлы ялга беренче мәртәбә генә кайткан әле. Аның өчен чарада катнашу тирән шәхси мәгънәгә ия вакыйгага әверелде.
“Мине нәкъ менә туган мәктәбемә чакырулары бик сөендерде. Биредә безнең сугышчыларның фотоларын, фронтка ярдәм күргәзмәсен күргәч, зур терәк тойдым. Ике ерак бабам Җиңү белән кайткан, тагын бер туганыбыз сугыш кырында һәлак булган. Без алгы сызыкта бу чорлар бәйләнешен аеруча көчле тоябыз. Нәрсә өчен сугышканыбызны беләбез, ата-бабаларыбыз кебек үк эшебезнең хак булуына ышанабыз”, – дип уртаклашты ул.
Саклану министрлыгы белән контракт килешүен ул 2025 елның ноябрендә төзегән, хәзерге вакытта Херсон юнәлешендә хезмәт итә.
Нурлатта “Җиңү диктанты” бердәмлек рухында узды. Катнашучыларга 1941-1945 еллардагы төп бәрелешләр һәм геройлар, шулай ук махсус хәрби операция буенча сорауларга җавап бирергә туры килде. Тест нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, алар акциянең рәсми сайтында бастырылачак. Әмма төп нәтиҗә инде ачык: Җиңү солдатларының батырлыгы турындагы хәтер нурлатлылар йөрәгендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев