Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесендә беренче урын яуладылар

Республика күләмендәге шундый зур уңышка 1нче мәктәпнең ата-аналар комитеты иреште.

Татарстанда быел 10нчы тапкыр үткәрелгән дәрәҗәле бәйгедә нурлатлыларның бу беренче тапкыр җиңү яулаулары әле. 
Финалга барып җиткәнче 8А сыйныфы, аларның сыйныф җитәкчесе Ильдира Нагуманова һәм ата-аналар комитетына зур әзерлек таләп иткән берничә этапны узарга туры килгән. Башта алар районда Гран-при, аннан зонада җиңү яулаганнар, соңрак ярымфиналны узып, финалда республиканың төрле районнарыннан җыелган 17 команда белән көч сынашканнар. 

“Безнең 8Ада 30 укучы, алар бик тату, әти-әниләр дә бердәм. Ата-аналар җыелышында “Тату сыйныф серләре”ндә катнашырга тәкъдим иткәч, башта бераз икеләнебрәк тә торганнар иде. Әмма әзерлек барышында барлык икеләнүләр дә юкка чыкты, һәр этапта уңыш артыннан уңыш яулап, җиңү дәрте арта гына барды һәм финалга инде без бары тик җиңәргә генә дип бардык. Бәйге безнең бер тату гаилә булуыбызны раслады. Сыйныфыбыздагы һәр укучы, һәр әти-әни белән горурланам”, – ди сыйныф җитәкчесе Ильдира Сәлимҗановна. 

Моңа кадәр күпчелек очракта ата-аналар җыелышларында һәм төрле чараларда гына очрашкан әти-әниләрне “Тату сыйныф серләре” яңа яктан ачты, дип саныйлар мәктәптә. Кемдер матур бии, кайсылары шигырь сөйләргә оста, кайсылары креатив фикерли, араларында кул эшләре осталары да никадәр... Шуның өстенә активлар, иҗадилар, бердәмнәр, шат күңелле һәм оптимистлар да әле. 

“Бәйге безне дә, балаларыбызны да тагы да ныграк дуслаштырды. Эшне сценарий төзүдән башлаган идек, аны акрынлап репетицияләр барышында яңадан-яңа идеяләр белән тулыландырдык. Финалга әзерләнгәндә көн саен җыелыша идек, һәр этапта программабызны да камилләштерә бардык. Бәйгенең зона һәм ярымфинал этапларында катнашканда да үзебез өчен һәрчак яңа идеяләр алып кайттык һәм аларны тормышка ашырдык. Бәйгедә әниләр генә түгел, әтиләр дә актив булды”, – ди сыйныфның атааналар комитеты рәисе Элиза Галләмова. 

Шундый дәрәҗәле конкурсның финалында җиңү яулау, чыннан да, зур әзерлек таләп итә. Һәм биредә бөтен районның теләктәшлеген, ярдәмен тоя җиңүче команда. Шулай итеп, бәйге 8Аларның гына түгел, тулаем мәктәп коллективының, районның бердәмлеген , нурлатлыларның бер-берсенә һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуын күрсәтә. Финалга барыр алдыннан район башлыгы Дамир Ишкинеев ярдәм итеп, үзе уңышлар тели Нурлат командасына, хәтта мәктәпнең махсус хәрби операциядә катнашучы чыгарылышлары һәм якташ сугышчылар да булышырга җай таба. “Кемгә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк тә, барысы да булышырга ашыкты. Костюмнар, реквизитлар әзерләгәндә дә ярдәм тойдык, сәхнә осталыгын чарларга да булышучылар булды. Барысына да рәхмәт”, – диләр бүген ата-аналар. 

Хәзер исә 8Алар Кара диңгез буена барырга әзерләнә, бәйгедә җиңүләре өчен аларга диңгез буендагы лагерьда ял итү өчен юлламалар бүләк иткәннәр. Сыйныф белән бергә ял – әти-әниләре балаларына ясаган онытылмаслык бүләк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев