Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Дуслык” газетасы призларына җиңел атлетика эстафетасы быел да спорт сөючеләрне җыячак

Иртәгә, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне Г. Хөсәенов исемендәге Спорт паркы стадионында “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Быелгы ярышлар газетаның 95 еллыгына багышлана. Матбугат ветераннарын, җәмәгать хәбәрчеләребезне, спортчыларны һәм барлык нурлатлыларны чарада көтеп калабыз!

Ярышлар мәктәп укучылары; оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре коллективлары; студентлар командалары арасында узачак. Җиңүчеләрне күчмә кубоклар, медальләр һәм бүләкләр көтә. 

Чара барышында газетага язылырга мөмкин булачак, мизгел эчендә бүләкләр уйнату, балалар өчен уеннар оештырылачак. 
Теркәлү 9.00дән, ярышлар 9.30дан башлана
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев