Нурлатта “Чикләр сагында. Чор: Әфган конфликты” дип аталган мобиль музей-күргәзмә эшли
Күчмә экспозиция Нурлатка кадәр республиканың 20ләп районында булырга өлгергән.
Ул “Грани” мәдәни-ял үзәгендә урнашты һәм 25 апрельгә кадәр эшләячәк. Биредә чик буе сакчылары хәрби туганлыгының чын елъязмасы җәелдерелгән. Музей-күргәзмәгә беренчеләрдән булып килгән мәктәп укучылары чик сакчылары Әфганстанда кулланган кораллар һәм җайланмаларның үрнәкләре, төрле чорлардагы хәрби форма элементлары, сугышчыинтернационалистларның шәхси әйберләре һәм документлары белән таныштылар. Проект вәкилләре чик буендагы хәрби хезмәт тарихы, Бөек Ватан сугышы һәм локаль бәрелешләр турында сөйләделәр. Күчмә чараларны республиканың “Чик сакчылары берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Проект Татарстан Рәисе гранты чараларына тормышка ашырыла һәм “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының бурычларына туры килә. Аның төп максаты – патриотик тәрбияне ныгыту һәм укучыларны Ватан сакчыларының чын тарихы белән таныштыру.
Тантаналы чара үзләре өчен намус һәм бурыч төшенчәсе зур мәгънәгә ия булган кешеләрне җыйган иде. Катнашучыларга Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Николай Липатов, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, җирле Чик сакчылары берләшмәсе рәисе Анатолий Григорьев һәм башкалар мөрәҗәгать итте.
“Мондый күргәзмәләр – үткәннәр һәм бүгенге көн арасындагы күпер. Балаларыбыз реаль йөзләрне күрергә, чын әйберләрне тотып карарга, тынычлыкның нәрсә бәрабәренә яулануын аңларга тиешләр. Бүген, махсус хәрби операция барганда, чикләрне һәм суверенитетны саклау темасы аеруча актуаль. Без Әфганстан сабакларын истә тотарга һәм ветераннарның батырлыгын хөрмәт итәргә тиешбез. Оештыручыларга әлеге мөһим проект өчен рәхмәт, ул яшьләрдә чын ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли”, – диде шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов.
Күргәзмәгә махсус хәрби операция ветераны Виталий Микуков та килгән иде. Ул армия хезмәтен чик буе гаскәрләрендә узган, махсус хәрби операция башлангач, РФ Саклану министрлыгы белән контракт килешүе төзегән һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләр зонасына юл тоткан. Ветеран патриотик тәрбиянең мөһимлеген ассызыклау белән бергә төрле чор сугышлары арасында параллель дә үткәрде.
“Күргәзмәне күргәч, үз хезмәтемне искә төшердем. Әмма хәзер сугыш Әфганстан яисә Чечня кампаниясе белән чагыштырганда күпкә үзгәрде. Хәзер алгы сызыкта дроннар “сугыша”. Аларның саны күпкә артты, һәм катырак каршы торырга туры килә. Мин контракт хезмәте узганда да пилотсыз очу системалары гаскәрләренә кабул итәләр иде. Ул чагында, 2024 елда, хәрбиләр пилотсыз очу аппаратлары операторларына укыды, һәм күренгәнчә, бу юкка булмаган. Хәзер әлеге һөнәр бик ихтыяҗлы, киләчәк аларда, – диде Виталий Микуков. – Бүгенге очрашуга килгәндә, укучылар катнашындагы мондый чаралар бик мөһим. Без алар тыныч күк йөзе астында яши алсын өчен сугышабыз. Һәм күргәзмә – һәркем белергә тиешле зур хакыйкатьнең кечкенә бер өлеше ул”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев