Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта чуваш рекрут җырлары республика фестивале узды

Халыклар дуслыгы йорты бу көнне милли бәйрәм рухына күмелде: Татарстанның 8 районыннан килгән чуваш фольклор коллективлары тамашачыларга солдатларны армиягә озату йоласын күрсәттеләр.

Алар бу күренешне үз җырларында һәм тамашаларында чагылдырдылар. Бер-бер артлы сәхнәгә Нурлат, Әлмәт, Чирмешән һәм башка район вәкилләре күтәрелде, алар үз чыгышларын өч – “Йола”, “Коллектив җырлау” һәм “Аерым җырлау” номинацияләрендә тәкъдим итте. Аларның моңлы җырлары, илһамланып шигырь укулары тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте. 

Менә Нурлаттан Мария Чернова да фестивальгә яшьлек елларын исенә төшерү өчен килгән. 

“Без чуваш җырлары яратабыз, карау, тыңлау өчен килдек. Кушылып җырларга гына түгел, биергә дә җыенабыз әле”, – дип уртаклашты ул чыгышлар башланыр алдыннан. 

Фестиваль исә сәламләү сүзе белән башланып китте: шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов катнашучыларга район башлыгы исеменнән уңышлар теләде. Ә фестивальнең тарихы кызыклы булып чыкты. 

“Беренче тапкыр мондый фестиваль-бәйгене 2015 елда уздырган идек, ул вакытта ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аны халык фольклор ансамбльләре күтәреп алды. Ачыкланганча, республикабызда компактлы яшәүче чувашларның һәр этнографик төркеменең үз рекрут җырлары бар икән. Бу, барыннан да элек, бай фольклор материалы. Һәм, әлбәттә инде, һәркайсының солдатка озату йоласы кызыклы”, – дип билгеләп үтте ТРда Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисенең беренче урынбасары, жюри рәисе Константин Малышев. 

Быелгы фестивальне оештыручылар патриотик тәрбия һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлаганнар. Ул республика Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән гранты кысаларында үткәрелә һәм чуваш мәдәниятенең уникаль рекрут җырлары һәм йолаларын үстерү һәм популярлаштыру максатын күздә тота. 

Ачык төсләрдәге милли костюмнар, чыгыш ясаучыларның елмаюлы йөзләре чарага үзгә ямь бирде. Мисал өчен, Әлмәт районыннан фестивальгә берьюлы ике фольклор коллективы килгән иде. Икесе дә солдатларны армиягә озату йоласын күрсәтте. 

“Коллективларыбызда әбиләр дә, мәктәп укучылары да бар, балалар өчен бүгенге чыгышлары дебют булды”, – дип уртаклашты фольклор халык ансамбльләренең берсе җитәкчесе Инна Лисина, борынгы рецептлар буенча әзерләнгән милли ризыкларны да тәкъдир итеп. 

Фестивальне исә нурлатлылар ачты: Вишневая Полянадан “Телей” (“Бәхет”) ансамбле беренчеләрдән булып армиягә озату йоласын күрсәтте. Тамаша барышында ата-ананың хәер-фатыйхасы, теләкләре дә яңгырады, әбиләрнең күзләреннән чыккан яшь тамчылары да гүя чын иде. Иптәшләре армиягә китүче егетне арты белән алып чыкканда исә өлкән яшьтәге тамашачылар үзләренең дә армиягә киткән вакытларын исләренә төшергәннәрдер. Халыклар дуслыгы йортында көне буе музыка тавышы тынмады. Һәр коллектив үзгә, сәхнәдәге коллегаларыннан аерыла торган тамаша күрсәтте. 

Нәтиҗәләр һәркемне сөендергәндер: “Йола” номинациясендә беренче урынны яр чаллылылар, “Коллектив җырлау”да – районыбызның Андреевка авылыннан “Сеспель” (“Умырзая”) ансамбле, “Аерым җырлау”да чирмешәнлеләр яулады. Алда җиңүчеләрне яңа этап көтә: алар фестивальбәйгенең май аенда Казанда узачак финалында катнашачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев