Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды

Бөек татар шагыйренең районыбыздагы бердәнбер һәйкәле күптәннән инде туган тел һәм милли мәдәнияткә хөрмәт символына әверелде.

Аны моннан ярты гасыр элек Габдулла Тукай исемендәге махсус хуҗалык составына кергән Югары Нурлатка ул чактагы рәис Виталий Игнатьев куйдырган булган. Шул чордан бирле җирле халык аны күз карасыдай карап, тирә-ягын төзекләндереп тора, берничә ел элек 2нче ТОС откан грант акчаларына брусчатка да җәйгәч, территориясе аеруча ямьләнеп киткән. Һәм менә шагыйрьнең туган көне алдыннан аның хәтерен яд кылып, бөек татар улының сыны алдында ихтирам белән баш ию, чәчәкләр салу өчен бирегә районыбыз җитәкчелеге, әдәбият әһелләре, туган тел укытучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова шушы микрорайонда гомер итә һәм бай әдәби янчыгында Габдулла Тукайга багышлап язган шигъри тәлгәшләре дә бар. 

“Беренче сыйныфка кергән вакытымнан гына санасам да, 65 ел буена Тукайның туган көнен бер генә тапкыр да билгеләп үтмичә калганыбыз булмады. Аның һәйкәленең үзебезнең авылда булуы белән бик горурланам. Гомерем буе биредән үтеп, аңа сокланып, искә алып яшим. Бер шигыремдә: “Меңьеллыклар таныр киләчәктә Тукай иҗатының бөеклеген”, – дигән юллар бар. Әлеге сүзләрнең, һичшиксез, чынга ашуын, шагыйрьнең рухи байлыгын киләчәк буыннарның да онытмауларын телим”, – дип билгеләп үтте ул. 

Тукайның юбилее уңаеннан яшь нурлатлыларның аның рухи мирасын барлауларын, төрле бәйгеләрдә актив булып катнашуларын искә алсак, Фәүзия Якуп кызының теләге чынга ашар төсле. Менә “Нурлат-информ” оештырган “Тукай моңнары” бәйгесе генә дә 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге йөздән артыграк яшь буын вәкилен берләштерде бит. Һәр чыгыш, һәр эш шагыйрьнең бай иҗатын тагын да данлады. Үз шигырьләре белән катнашучыларның да булуы исә Тукайга лаеклы алмаш үсеп килүен күрсәтте. Мисал өчен, Колбай Мораса мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова “Габдулла Тукайга” дигән шигырен тәкъдим итте. 
“Мин быел “Татар кызы” бәйгесендә катнаштым. Аның кысаларында Тукайга багышланган интеллектуаль тур була дигәч, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәндем. Бәйгедән соң күңелемдә әлеге шигъри юллар туды”, – дип уртаклашты кыз. Ул “Нурлат-информ”ның махсус призына лаек булды. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан шәһәр Мәдәният сараенда оештырылган зур бәйрәм чарасында үтте. Яшь нурлатлылар дипломнар, бәйгенең иганәчесе – якташыбыз, “Березовский рудник” җәмгыяте генераль директоры Фәрит Нәбиуллиннан акчалата бүләкләр, җирле оста Ильяз Гыйльмановтан истәлекле тәңкәләр алдылар. “Алсу” балалар бакчасының өлкән төркеме чарага бөтен составта килгән иде, һәм сәхнәгә бүләк артыннан менгәндә һәркайсының йөзендә шатлык чаткылары балкыды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Сәхнәләштерелгән тамаша” номинациясендә беренче урынны яулады алар. 
“Без балаларда кечкенәдән туган телебезгә карата мәхәббәт уятырга тиешбез, – дип билгеләп үтте тәрбиячеләре Роза Туктарова, бу җәһәттән Тукайның милли мирасын үзләштерүнең әһәмиятен билгеләп: аның әсәрләре аша балалар игелеккә, хезмәт сөючәнлеккә, туган җирне яратырга өйрәнәләр бит. – “Тукай әкиятләренә ияреп” дип аталган авторлык эшем нигезендә без балалар белән шагыйрьнең 5 әсәрен берләштергән тамаша әзерләдек. Район күләмендә “Сәйяр” бәйгесендә җиңү яуладык, хәзер республикадан нәтиҗә көтәбез”. 
Туган тел көне булып узган бәйрәм чарасы барышында сәхнәдә мәгариф бүлеге үткәргән рәсем бәйгесе җиңүчеләре дә хөрмәтләнде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тематик кул эшләре фойеда җәелдерелгән күргәзмәдә тәкъдим ителде. Татар телен саклауга өлеш кертүче бер төркем нурлатлылар, олимпиада җиңүчеләре район башлыгы Дамир Ишкинеевтан рәхмәт хатларына лаек булды. 
“Без бәхетле, без – Тукайлы халык”, – дип ассызыклады Дамир Азатович үз чыгышында. 

Бәйрәм күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Бөек шагыйрьнең иҗади мирасы үлемсез – ул кешеләр йөрәгендә, туган телебездә һәм яшь буын иҗатында яшәвен дәвам итә. Нурлатлылар моны тагын бер кат раслады
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев