Нурлатта яшәүче Кузьминнар ишегалларында Ташлар бакчасы “үстергәннәр”
Электростанция урамында яшәүче гаилә сыерчыкларны ике дистәдән артыграк оя белән каршы алды.
Сыерчыкларны биредә чын йөрәктән көтеп алулары күренеп тора. Күпбалалы Кузьминнар яши торган йорт тирәсен әйләндереп алган койманың буеннан-буена оялар бастырып куелган. Каршыда гына урнашкан тагы бер йортта туганнары яши икән, аларның өйләре коймалары буйлап та сыерчык оялары тезелешеп киткән, алар хәтта өйнең кыегына да матур итеп тезеп куелган. Оялар исә гади генә түгел – алар дым кайтаргыч сыеклык һәм агач өчен махсус лак белән буялган, түбәләре калай белән тышланган, ә кәрнизләре бизәкләп ясалган. Оялар бастырылган тимер торбалар үзләре дә бизәкләп эшләнгән.
“Сыерчык оялары кошларны суыклар һәм яңгырлардан сакласын, кошлар өчен уңайлы булсын дип тырыштык, – ди бу әкияти йортның хуҗасы, Илия гыйбадәтханәсе настоятеле Александр Кузьмин. – Һәр кеше дөньяга игелекне төрлечә алып килә бит. Кемдер кешеләргә ярдәм итә, кемдер – җәнлекләргә яки кошларга... Шунысын да онытмасак иде: җәнлекләр, кошлар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Ерак юллардан арып-талып очып кайткач һәр кош та үзенә оя таба алмаска мөмкин. Һәм без сыерчык оясы сатып алып, яисә аларны үз кулларыбыз белән ясап, кошлар өчен нинди зур игелек эшли алабыз. Алар бу йортларда оялар корачак, балалар чыгарачак һәм яңа тормыш барлыкка киләчәк бит. Сыерчык оясы – игелек ул”.
Александр Викторович элегрәк орнитология белән мавыккан булган, шуңа кошлар тормышыннан шактый кызыклы мәгълүмат туплаган. Хәер, бу аның бердәнбер мавыгуы түгел һәм бу тирәдән узып йөрүче һәркем бу хакта яхшы белә. Чөнки берничә ел эчендә йорт тирәсендә гаҗәеп Ташлар бакчасы калкып чыкты бит. Әйе, әйе, чып-чын Ташлар бакчасы... Төрлесе төрле үлчәмдәге һәм төрле төсләрдәге ташлар бөтен территория буйлап зәвыкъ белән урнаштырылган, горур үсеп утыручы чыршылар арасында алар үзенчәлекле композиция хасил итә, ташлар тутырылган вазалар һәм шар формасындагы фигуралар да үзенчәлекле ландшафтны гармонияле тулыландыра...
Бакчадагы һәр ташның үзенең кызыклы тарихы бар, алар иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан кайтарылган.
“Менә бу гранит, аның кыргый төре, ул тауларда табыла. Бусы – известняк, Чечня Республикасында урнашкан елгаларда очрый. Менә бусы кызыл таш – яшма... Шулай ук табигатьтә ничек очрый – шундый формада, шомартылмаган. Бусы – змеевик, Уралдан. Ә бусы диңгездән, меңләгән еллар дәвамында диңгез суы белән юылып менә шулай көпшәкләнеп беткән, – дип бакчасындагы ташлар белән таныштыра Александр Кузьмин. – Дустым машина йөртүче булып эшләгәндә шактый ташларны Уралдан алып кайтты. Үзем дә командировкаларда булганда, зур илебезнең берәр кисәкчеген үзем белән алып кайтырга тырышам. Бакчабызда ташларның 35кә якын төре бар бүгенге көндә”.
Һәр ташның кайтарылу тарихы, үзлекләре һәм аларга бәйле кызыклы фактлар турында озаклап һәм мавыктыргыч итеп сөйли ала Александр Викторович. Һәм узып барганда Ташлар бакчасы белән кызыксынып туктаучыларга яки танышырга килгән нурлатлыларга да бу хакта һич иренмичә сөйли, кешеләрнең күзләрендә барлыкка килгән кызыксыну очкыннарын күреп ихластан шатлана. Чөнки бакчаны да нәкъ менә халыкка шатлык бүләк итү өчен булдырган бит.
“Дөнья яхшылыктан гына тормый, кеше еш кына борчулар да кичерә. Кешеләр Ташлар бакчасын, биредәге гүзәллекне күреп, күңелләренә тынычлык табалар. Ташлар тынычландыра, кешеләрне игелеклерәк итә, аларга су сибәргә дә, аерым тәрбияләргә дә кирәкми, – ди ул. – Ташлар белән күптәннән кызыксынам һәм шәһәрдә шундый үзенчәлекле утраучык ясау турында һәрчак хыялландым. Ләкин башта кешеләр ничек кабул итәр, аңларлармы, дип икеләндем. Әмма кыюлыгымны җиңеп, эшкә алындым һәм бүген нурлатлыларның ташлар янында фотога төшүләрен, кызыксынуларын күреп шатланам. Үз йортлары тирәсендә ташлардан шундый матурлык тудыручылар барлыгын беләм, аларның саны тагы да артсын иде”.
Ташлар бакчасы янына туктаучылар исә коймага эленгән күпләгән пыяла чәйнекләр һәм чынаяклар коллекциясенә дә игътибар итми калмый. Аларның саны йөзләгән, һәм бер-берсен кабатламый, хуҗаларның кунакчыллыгын, кешеләргә карата мәрхәмәтлелекләрен күрсәткән сыман, төрле төсләре белән балкып, кояшта ялтырап үзләренә чакырып тора.
“Чәйнекләр җыя башлауның да үз тарихы бар. Хезмәтем буенча миңа күп кенә авылларда булырга туры килә. Шунда кешеләрнең йортларында, сарайларында, гаражларында берәүгә дә кирәкмәгән чәйнекләрнең күп булуына игътибар иттем, араларында әле совет заманнарыннан калганнары да бар. Һәм шунда аларга яңа тормыш бирергә дигән фикер килде дә. Тик ятканчы чәйнекләр кешеләргә шатлык бүләк итсеннәр дип теләдем. Алар хәзер сарайларда ятмый, ә кешеләрнең күзләрен иркәли”, – ди әңгәмәдәшем.
Александр Кузьминга барлык башлангычларында да тормыш иптәше һәм 5 баласы да ярдәм итә. Алга таба ул мондый матурлыкны үзе хезмәт итә торган Илия гыйбадәтханәсе тирәсендә дә тудырырга ниятли. Шәһәрдә табигый матурлык һәм кешенең тырыш хезмәте белән булдырылган гүзәл почмакларның саны тагы да артачак, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев