Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта йөзү буенча турнир үтте

Быел “Татарстан – Яңа гасыр” республика хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге призларына үткәрелә торган ярышлар уникенче тапкыр оештырылды.

Республиканың төрле районнарыннан җыелган яшь спортчылар арасында Нурлаттан Әминә Исмәгыйлова да бар иде. Гимназиядә 1 сыйныфта белем ала икән кыз. Йөзү буенча мондый зур спорт ярышларында инде катнашкалаганы булса да, стартка басар алдыннан бик нык дулкынланды. Әмма янәшәсендә әтисе һәм тренеры Әнәс Нәбиуллинның көч биреп торуы аңа дистанцияне ышаныч белән узарга булышты. Үзе белән стартка баскан яшьтәшләрен узып, беренче булып килде ул. Һәм инде финишта зур горурлык белән үз тәэсирләрен уртаклашты. Мәктәптәге дәресләрдән тыш, сәнгать мәктәбенә һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенә дә йөрергә вакыт таба икән. Һәм, үзе әйтүенчә, кайда да бик теләп һәм кызыксынып шөгыльләнә. 

“Тренировкаларга көн саен йөри. Йөзүдән тыш, әле самбо белән шөгыльләнергә дә тели. Ә сәнгать мәктәбендә пианино серләренә өйрәнә, анда да уңышлары бар”, – ди әтисе Хәмит Исмәгыйлов. 

Бу көнне ярышларда катнашкан барлык йөзүчеләр дә Әминә кебек зур дулкынлану кичергәндер, мөгаен. Чөнки көндәшлек шактый көчле иде бит – нурлатлылардан тыш, турнирда тагы 7 район вәкилләре катнашты. 

“Ярышларның географиясе елдан-ел үзгәреп тора. Быел менә Теләче районыннан да яшь йөзүчеләр килгән. Нурлатта инде традиционга әверелгән ярышларның максаты – көчлеләрне ачыклау гына түгел. Без сәламәт буын тәрбияләүгә йөз тотабыз, йөзү балаларга физик яктан гармонияле үсәргә ярдәм итә, холыкларын чыныктыра һәм кечкенәдән үк дисциплинага өйрәтә. Шулай ук ярышлар тренерлар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм районнар арасындагы дуслык җепләрен ныгыту өчен дә яхшы мәйданчык”, – ди “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев. 

Бу көнне “Тулпар” спорт сарае бассейнында 170ләп яшь йөзүче үзләрен сынап карады. Ярышлар программасы турнирның иң дулкынландыргыч мизгеле булып саналучы команда эстафеталары белән тәмамланды. Җиңүчеләр һәм призерларга исә оештыручылардан истәлекле медальләр, грамоталар, шулай ук иганәчеләрдән акчалата бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев