Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Мөмкинлекләр фестивале” узды

Ул 35 яшь нурлатлы өчен иҗади сәләтләрен һәм һөнәри күнекмәләрен күрсәтү мәйданчыгына әверелде.

Нурлат интернат-мәктәбе беренче тапкыр үсешләрендә катлаулы һәм күпсанлы тоткарлыклар булган затлар өчен III республика мөмкинлекләр фестивале катнашучыларын кабул итте. Район башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашкан чараның ачылу тантанасында интернат-мәктәп директоры Ольга Бурнашевская күркәм эстафетаны кабул итеп, моннан соң фестивальне ел саен үткәрәчәкләрен билгеләп үтте. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы кысаларында узган чара быел республиканың 12 муниципаль районын колачлап, 600дән артыграк кешене берләштерде. Ә интернат-мәктәп укучылары “Абилимпикс”ның даими җиңүчеләре. Мисал өчен, алар март-апрель айларында гына да 10 компетенциядә осталыкларын күрсәтеп, саллы гына уңышларга ирешкәннәр. 

“Мөмкинлекләр фестивале” исә биш – “Станокта бәйләү”, “Бакчачы ярдәмчесе”, “Пайеткалар белән картиналар ясау”, “Төймәләр белән картиналар ясау” һәм “Кайнар бутербродлар әзерләү” компетенцияләре буенча узды. Аларда 14 яшьтән өлкәнрәк яшь нурлатлылар “Укучы” һәм “Студент/Белгеч” категорияләре буенча көч сынашты. Әлбәттә инде, бу биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсенә дә йогынты ясады. Әйтик, “Бакчачы ярдәмчесе” компетенциясендә укучылар махсус ысул белән цинния чәчәкләре орлыкларын чәчүгә әзерләсәләр, студентлар һәм белгечләр биремне ике этапта башкарырга тиеш булдылар: бәрхет чәчәкләрен чәчеп, шыткан орлыкларны кассеталарга күчереп тә утырттылар. Аграр техникумның 2нче курс студенты Артур Лачугин бакчачы һөнәрен үзләштерә, шуңа эше шактый көйле барды. 

«Без үз йортыбыз белән яшибез. Техникумда алган белемнәремне бакчабыздагы эшләр вакытында киң кулланам, әле менә якыннарыма корыган агач ботакларын ничек дөрес кисәргә кирәклеген күрсәттем. Фестивальдә өйрәнгән ысул буенча бәрхет чәчәкләрен быел алгы бакчабызда да утыртырмын дип торам, алар бик матур һәм озак чәчәк аталар бит», – дип уртаклашты ул. 

Ислам Усмановка 19 яшь. Сәламәтлек мөмкинлегенең чикле булуы аңа тулы тормыш алып барырга комачауламый. Ул бакчачы, сылаучы-буяучы, тегүче һөнәрләре үзләштерә, рәсем ясау, камыр ризыклары пешерү белән мавыга, яшьтәшләре белән аралашырга ярата. Менә фестивальдә дә бик теләп катнашырга булган. “Пайеткалар белән картиналар ясау” компетенциясе буенча чыгыш ясады ул, башта дельфин рәсемен төсле буяулар белән буяп, аны пайеткалар белән бизәп чыкты. 

«Билгеле, өйдә әзерләндем. Ошады, бик шәп антистресс», – дип үз фикерен белдерде егет, хәзер тагын бер мавыгуы барлыкка килүен белдереп. 

Чыннан да, фестиваль конкурсантларга үзләрен яңа эштә сынап карау һәм бәлки киләчәк тормышларын билгеләячәк һөнәр-кәсеп сайлау мөмкинлеге дә бирә бит. 

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һәр адым – җиңү ул, шуңа күрә фестиваль аларны социальләштерү ягыннан бик мөһим чара. Алар бернигә дә карамастан эшлиләр, тырышалар, җиңүгә омтылалар һәм безне дә үз үрнәкләре белән илһамландыралар», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов.

Осталык һәм талант бәйрәме булып үткән фестиваль барлык катнашучыларны да бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев