Нурлатта санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр уза
Шул көннәрдә өмә Җәмәгать советы инициативасы белән оештырылды, аны Актив озын гомер үзәге волонтерлары, коммерциячел булмаган оешмалар күтәреп алды.
“Парк территориясе зур, эш бик күп”, – диде Җәмәгать советы рәисе Флюра Морзаханова.
Берәүләр, кулларына тырма һәм себерке алып, корыган үләннәрне җыйды, икенчеләр сыерчык оялары элде. Аларны чарага махсус “Айрат абый һәм аның командасы” волонтерлар төркеме җитәкчесе Айрат Гәрәев ясаган иде.
Икенче көнне биредә үк “Нурлат йолдызлыгы” коммерциячел булмаган оешмасы “Круг добра” инициатив төркеме белән берлектә “Игелекле йөрәк – чиста парк” акциясен үткәрде. Ул Әфганстан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарының иҗтимагый оешмасы, “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды ярдәмендә узды.
“Акциягә районның төрле коммерциячел булмаган , җәмәгать һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре, һава-десант гаскәрләре, чик сакчылары берләшмәләре, Германиядәге совет гаскәрләре төркемнәре вәкилләре, 2нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, аграр техникум педагоглары, “Гаилә учагы” яшь гаилә клубы әгъзалары, якын-тирә йортларда яшәүчеләр кушылды”, – дип сөйләде “Нурлат йолдызлыгы” җитәкчесе Резеда Гиняева.
Чисталык урнаштырганнан соң, өмәдә катнашучылар самавыр янына җыелды. Нәтиҗәдә, акция кысаларында 400дән артык капчык чүп җыелды, алар шунда ук Тораккоммуналь хуҗалык идарәче компаниясе техникасына төялде.
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Димәк, һәркем үз территориясендә чисталык урнаштыру өчен өмәләргә кушылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев