Нурлаттан бер хатын-кызны алиментлар түләмәгән өчен 6 айга төрмәгә утыртканнар
Нурлатта 36 яшьлек хатын-кыз алиментлар буенча бурычы өчен ирегеннән мәхрүм ителде.
Шәһәр прокуратурасы бер хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ ҖКның 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча гаепле дип тапты. Эш материаллары буенча, хатын-кыз суд карары нигезендә балигъ булмаган баласын карау өчен акча түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның мартыннан 2026 елның гыйнварена кадәр ул алиментлар түләүдән качып йөргән һәм балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Моңа кадәр дә ул алиментлар түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Гомуми бурычының суммасы 340 мең сумнан артып киткән.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Гөлинә Закирова, прокурор ярдәмчесе
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев