Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Владимир Малыгин батальон командирының Рәхмәт хаты һәм медаль белән билгеләп үтелде

Күптән түгел “Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе, республикада танылган Нурлат волонтеры Владимир Малыгин “Россия сугышчыларына риясыз ярдәм өчен” медале һәм 01591нче хәрби частьнең мотоукчылар батальоны командиры имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатында “Командование һәм 2нче мотоукчылар батальонының барлык шәхси составы исеменнән сезгә күрсәткән гуманитар ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Бу катлаулы чорда сезнең ярдәмегез – безнең ышанычлы тылыбыз һәм халык бердәмлегенең ачык дәлиле. Сезнең битараф булмавыгыз алгы сызыктагы сугышчыларның күңелләрен җылыта һәм хәрби бурычларны үтәү өчен көч бирә…” дигән юллар бар.

Малыгин мичләре, Малыгин гөмбәзләре... Бу фамилия Нурлат районында күптән инде игелеклелек һәм иҗат символына әверелде. Владимир Сергеевич армый-талмый чын мәгънәсендә тылда Җиңүне якынайта. Аның үз куллары белән ясап, махсус хәрби операция зонасына җибәргән блиндаж мичләренең санын исәпләү дә кыен. Эзләнү экспедицияләрендә даими катнашып, ул кыр шартларында көнкүрешне җайга салуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы белә. Аның мичләре универсаль: аларны окопларда да, блиндажларда да җылыту өчен кулланалар, бу исә аларны фронтта алыштыргысыз итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев