Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Сезон башыннан ике яшь нурлатлы питбайкларда тоткарланган

Көннәр җылыту белән юлларда ике тәгәрмәчле транспортны үз итүчеләр дә күбәйде.

Әмма кайбер яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен сезон күңелле сәфәрләр белән түгел, ә беркетмәләр төзү һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә “юллама” алу белән башланып китте.

Мисал өчен, март азагында тимер юлчылар микрорайонында автоинспекторларның игътибарын яшүсмер идарәсендәге мототехника җәлеп иткән. Патрульне күргәч, егет качып китәргә тырышкан. Хәтта тупас һәм куркыныч хокук бозуга да барган – тимер юл кичүендә каршы як полосага чыгып, машиналарны узып киткән. Тәртип бозучыны туктатканнар. Соңыннан ачыкланганча, бу көнне яшүсмергә 16 яшь тулган икән. Шул рәвешле, ул йөртү таныклыгы булмаса да, үз туган көнен мотоциклда йөреп билгеләп үтәргә булган.

“Бәйрәм”нең нәтиҗәсе бөтен гаилә өчен күңелсез хәл белән тәмамланган. Аның әтисенә транспорт чарасы белән идарә итүне йөртү таныклыгы булмаган улына тапшырганы өчен административ эш кузгатылган, аңа җитди штраф яный. Әнисенә карата РФ КоАПының 5.35 маддәсе буенча үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгәне өчен беркетмә төзелгән. Барлык материаллар да балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә юлланган.

Туры килүен әйт, шул ук көнне кич белән Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Олег Анжаков 3нче мәктәптә ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәргән булган. Очрашу юлларда балалар арасында имгәнүләрне профилактикалауга багышланган. Залда утыручылар арасында нәкъ шул вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып котылырга тырышкан яшүсмернең дә әти-әнисе булган.

«Әти-әниләр балалары белән бәйле бөтен хәлләрдән дә хәбәрдар булырга һәм моның өчен тулы җаваплылык тотарга тиешләр, – дип хәлгә аңлатма бирде Олег Иванович. – Гомумкулланылыштагы юлларда питбайклар белән идарә итү катгый тыела. Бу – спорт инвентаре, аңарда махсус җиһазланган мәйданчыкларда гына йөрергә ярый. Мопед белән 16 яшьтән тиешле категориядәге йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Шуңа игътибар бирергә кирәк: безнең районда әлеге категория буенча белем бирелми.
Сезон башыннан беренче генә очрак түгел бу. Төннәрнең берсендә тагын бер яшүсмер питбайк руле артында тоткарланган. Хәзер гаиләгә балаларының юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, Татарстан Республикасының 71нче законын бозганы өчен дә җәза яный, ул яшүсмерләргә уку чорында кичке уннан соң әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарында булуны тыя». 

Иң аянычы шунда, әти-әниләр куркыныч транспорт сатып алуларын да, балаларының аның белән шәһәргә чыгуларын да белгәннәр, әмма аларның тормыш иминлеген саклау өчен бернинди чара да күрмәгәннәр.

Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: питбайклар һәм мопедлар – уенчык түгел, ә йөртү кунекмәләре һәм махсус экипировка таләп итүче куәтле техника. Аңарда юлларга чыгу фаҗигагә китерергә мөмкин. Балагызга мотоцикл ачкычы тапшырганчы, уйланыгыз: кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләр өчен җаваплылык тотарга әзерме сез?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев