АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сайлады да, җырлады да
“Сөләйманов Ә.И.” КФХсының өлкән пешекчесе Гөлшат Закирова туган авылы Кәкре Атаудагы сайлау участогына ике бурыч буенча килде.
-
Бүләкләр алдылар
Кәкре Атаудагы сайлау участогында беренче сайлаучылар өчен Кәкре Атау авыл мәдәният йорты да бүләкләр әзерләгән
-
Кәкре Атауда сайлаулар белән бәйле матур традиция яши
Авылның имам-хатыйбы участокка беренче булып килә
-
Кычытканлылылар чебиләр өчен субсидияләр көтәләр
Кычытканлыда яшәүчеләр хуҗалыкларында йорт кошлары үстерүгә зур игътибар бирәләр.
-
Биккол авыл җирлегендә егетләрне армиягә бөтен авыл белән озаттылар
Биккол авылында Айназ Вилданов, Рөстәм Зәйнуллин һәм Рәмис Фәхретдинов өчесе бер көнне Россия армиясе сафларына алындылар. Алар өчен авыл Мәдәният йортында озату кичәсе үткәрелде
-
Яңа Иглай авыл җирлегендә үзара салым акчаларына балалар мәйданчыгы төзелә
Яңа Иглай авыл җирлегенең Якты Күл авылында үзара салым средстволары хисабына яңа балалар мәйданчыгы төзергә карар кылганнар. Җиһазлар урнаштырылган инде, территориясен исә авыл җирлеге башкарма комитеты төзекләндерәчәк.
-
Нурлатлылар авыл территорияләрен үстерү һәм фермерларга ярдәм буенча Бөтенроссия онлайн-киңәшмәсендә катнаштылар
Бүген, 21 июньдә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл территорияләрен үстерү һәм фермерларга ярдәм буенча Бөтенроссия онлайн-киңәшмәсе үтте. Анда нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә катнаштылар
-
Нурлат якташлыгы җәмгыяте традицион “Әтрәч укулары”нда Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Нурлат якташлыгы җәмгыяте әгъзалары Нурлат районындагы гына түгел, Татарстанның башка шәһәр, авылларында үткән чараларда да актив катнаша. Узган атна азагында Тәтеш районында үткән традицион “Әтрәч укулары” да нурлатлылар катнашында узган.
-
Нурлат районының Фома авылы халкы Авыл көнен билгеләп үтте
Узган атнада Фома авылы үзәгендәге Мәдәният йорты янындагы мәйданчык авыл халкының очрашу урынына әверелде – биредә фомалылар Авыл көнен билгеләп үтте.
-
Түбән Чаллыда Авыл көнен билгеләп үтәләр
2012 елда инициатива төркеме тарафыннан авылның 260 еллыгына багышлап Авыл көне үткәрергә дигән карар кабул ителгән иде.
-
Иске Әлмәт авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды
Бүген, 15 июньдә, Иске Әлмәт авыл җирлегендә халыкның яраткан бәйрәме Сабан туен билгеләп үттеләр.
-
“Гармония” үзәге белгечләре занятиеләр үткәрде
11 июнь көнне Вишневая Поляна авылында “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Бергәләшәп өйрәнәбез” программасы кысаларында “Россия бәйсезлеге көне” темасына төркемнәрдә занятиеләр үткрделәр.
-
Салдакайда ифтар – авыл җирлеге башлыгыннан
Рамазаен аеның соңгы көннәренең берсендә Салдакай авылында Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин ифтар үткәрде. Ул авылның яңа клубында үтте һәм анда 6 дистәдән артыграк кеше килгән иде.
-
Андреевка авыл җирлегендә яшәүчеләр пай өчен шикәр алган
Андреевка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 264 җир пае бар. Алар “Южная” агрофирмасына арендага бирелгән.
-
Нурлат районының Егоркино мәктәбендә тормыш гөрли
Барысы да – чаңгыга