Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат якташлыгы җәмгыяте традицион “Әтрәч укулары”нда Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Нурлат якташлыгы җәмгыяте әгъзалары Нурлат районындагы гына түгел, Татарстанның башка шәһәр, авылларында үткән чараларда да актив катнаша. Узган атна азагында Тәтеш районында үткән традицион “Әтрәч укулары” да нурлатлылар катнашында узган.

Җитәкчебез Фәрит Фәизович Мифтахов башлангычында безнең җәмгыять укуларда соңгы берничә ел дәвамында катнашып килә. Башта борынгы Болгар чорыннан безнең көннәргә кадәр сакланып калган каберлекләрне зыярәт кылдык, ата-бабаларыбыз рухына дога кылдык, Изге чишмә суыннан авыз иттек. Бу урыннар искиткеч бай тарихка ия һәм ел саен яңадан-яңа фактлар ачыла тора. Заманында “Әтрәч укулары” күренекле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин катнашында уза иде, изге зират та аның ярдәме белән коймалап алынган булган. Шуңа да быелгы укуларда төп тема Туфан Миңнуллинның киңкрылы эшчәнлегенә багышланды, – дип бу хакта хәбәр итте җәмгыять

җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинова. – Укулар халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуй белән ялганып китте. Кунаклар милли уеннарда, күңел ачуларда актив катнашты. Чарадан бик матур тәэсирләр белән кайттык.

Укуларны тантаналы ачу өлешендә бүләкләүләр дә булган. Халкыбызның күркәм йолалары, гореф-гадәтләре һәм тарихи мирасын мәңгеләштерүгә керткән зур өлеше өчен Нурлат якташлар җәмгыяте Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев