Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районында терлекләрне 15 сентябрьгә кадәр кышлатуга күчерү бурыч итеп куелды

Бүген "Нурлат сөте" ОООсының Сәләнгеш бүлекчәсе базасында азык әзерләү һәм терлекләрне кышлату сезонына күчерүгә багышлап авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров катнашты һәм алда торган бурычларны билгеләде.

Район буенча бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 21 центнердан артыграк азык әзерләнгән. Әмма бу чик түгел, чөнки хуҗалыклар шул көннәрдә кукуруз урдырырга һәм силос салырга керештеләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин әйтүенчә, район буенча кукуруз мәйданнары 4500 гектардан артыграк, һәм бу бер баш терлеккә тагын 10 берәмлек чамасы азык әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Семинарда исә силос салуның технологик таләпләре турында җентекләп аңлатылды һәм иң беренче чиратта сыйфатлы азык әзерләүгә игътибар бирергә кирәклеге әйтелде. Семинарда катнашучылар бүлекчәдә силос салуның барышын да карадылар. Биредә быел күрсәткечләр аеруча яхшы - инде бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 26 центнердан артыграк азык әзерләнгән.
Терлекләрне кышлату сезонына күчерүгә килгәндә, Сәләнгештә шул көннәрдә бозаулату бүлеген фермаларга күчерергә өлгергәннәр инде. Гомумән, хуҗалыкның һәр 4 бүлекчәсендә фермалары кышлату сезонына әзер, быел Урта Чаллыдагы ике фермалары республика программасы буенча реконструкцияләнде. Якын араларда бар терлекләрне дә көтүлекләрдән фермаларга күчерергә планлаштыралар. Район буенча да кышлату сезонына күчү көн кадагында, семинарда терлекләрне күчереп бетерүнең соңгы срогы итеп 15 сентябрь билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Терлекчелек