АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Елаурда англичанка авыл башлыгы булды
Дөресрәге, англичанка түгел, инглиз теле укытучысы Ольга Охотникова быел авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды.
-
Финишка якынлашалар
Район хуҗалыкларында татлы тамыр казу азагына якынлаша. Кичәге көнгә 5065 гектардан татлы тамыр казылган, бу барлык мәйданнарның 79 проценты. Бер гектарга уртача уңыш 319 центнер тәшкил итә.
-
Иске Иглай казлары Мәскәүгә китә
Бу көннәрдә Иске Иглайда яшәүче Алексеевларда каз өмәләре гөрли. Алар быел 450 баш баш каз үстергәннәр.
-
Быел районда техник культуралардан көнбагышка зур игътибар бирелде
Башка елларда ул 1000 гектар чамасы мәйданда игелгән булса, быел 7 мең гекатрга якын. Хәзер район игенчеләре көнбагыш суктыру белән мәшгуль, ул 1478 гектардан җыеп алынган инде (21 процент). Уртача уңыш 11,4 центнер тәшкил итә.
-
Авыл хезмәтчәннәренә – хөрмәт
Бүген Нурлаттан район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация "Корстон" үзәгендә бу атна азагында билгеләп үтеләчәк Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелүче тантаналы чара - Рөстәм Минехановның кабул итүендә катнашалар.
-
Чәе дә була, җыры да
Районның хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген Биккол авылы Мәдәният йортында 120дән артык кешене чакырып зур бәйрәм оештыралар.
-
Нурлат районында комбайннарны кышка әзерлиләр
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләреннән бушаган комбайннарны кышкы саклауга кую белән мәшгульләр. 14-16 октябрьдә исә комбайннарның кышка әзерлеген республика конкурсы кысаларында тикшерәчәкләр.
-
Кычытканлыга якташлары ярдәм күрсәткән
Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә "Березовский рудник" ОООсы генераль директоры Фәрит Нәбиуллин үзенең һәм әнисенең туган авылы-Кычытканлы авылы белән даими элемтәдә тора. Быел Фәрит Минәхмәт улы авыл өчен бик зур игелек кылырга да алынган: ул авыл мәдәният йорты түбәсен яптыру чыгымнарын үз өстенә алган.
-
Ярты центнерлы кабак үстергән Нурлаттан Ларионовлар гаиләсе
Район бакчачылары арасында иң зур кабакка конкурс үткәрсәң, Нурлаттан Ларионовлар үстергән кабак, һичшиксез, беренче урынны алыр иде. Чөнки иң зур кабаклары быел хәтта 50 кг.лы булып үскән. Фотрәсемгә төшкәндә дә көч-хәл белән күтәреп торган гаилә башлыгы Николай Ларионов аны.
-
Бәрәңгегә “юеш черек” авыруы яный
"Бакчаларда быел бәрәңге гомер булмаганны ишелеп уңды", - дип сөенгән нурлатлыларның кайберләре бу көннәрдә борчуга төште - алган бәрәңгеләр чери башлаган, ди.
-
Әмзәдә тагы бер чишмә барлыкка килде
Ике-Иске һәм Яңа Әмзә авыллары арасындагы Ташлы елга башында кайчандыр чишмә челтерәп утыруын күпләр оныткан да булгандыр инде. Ә менә Иске Әмзәдән Ирек Нәбиуллин онытмаган, һәм алай гына да түгел, чишмәгә яңа гомер бирергә булган.
-
Шәҗәрә бәйрәме нәселне бергә җыйды
Кичә, 20 сентябрьдә Бикүле авылының иске зиратында җирләнгән Шаһиморат мулла каберенә яңа таш кую һәм кабер тирәсен төзекләндерү чарасы мәрхүмнең зур нәсел дәвамчылары өчен олы шәҗәрә бәйрәменә әверелде.
-
Нурлатлылар ярминкәгә җыеналар
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу шимбәдә Казанга ярминкәгә барырга җыена. Районның э ре х уҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре Агросәнәгать паркында 40тан артыграк ноктада сәүдә итәргә ниятли.
-
Халык нык булышкан
Андреевка авылындагы бер хуҗалыкның йорт яны корылмасында чыккан янгынны сүндерүдә авыл халкының да ярдәме зур булган. Нәтиҗәдә сарайны юкка чыгарган янгынның йортка күчүенә юл куелмаган. Янгынның сәбәбе- электр җиһазларын монтаҗлау кагыйдәсен бозу, дип хәбәр иттеләр безгә 125 янгын частеннан.
-
Нурлат районында ветеринария белгечләре җыелды
Бүген, 16 сентябрь көнне, Фома участок ветеринария пункты базасында үткән зона өйрәтү семинары ясалма орлыкландыру мәсьәләләренә багышланды.