ШӘҺӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нурлатта юллар төзү дәвам итә
Бу көннәрдә Карл Маркс урамы буйлап тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарына тимер юл кичүе аша җәяүләп чыгып йөрүчеләр өчен дә, биредәге базар һәм кибетләргә автомобильләрдә килүчеләргә дә сөенечле яңалык бар - урамның Гыйматдинов урамы киселешеннән тимер юл җәяүлеләр кичүенә кадәрге өлешендә юл ремонты бара.
-
Нурлаттагы бер йортта 300дән артык бер көнлек фирма теркәлгән
Әлеге фирмаларны "өйдәш иткән"коммерцияле оешма районнан читтә теркәлгән һәм хуҗасын табу җиңел эш түгел икән. Шунысы да бар: мондый "киң күңелле" хуҗалар шәһәрдәге тагы бер йорт подвалында бар, ди.
-
Үзәк микрорайон халкы район җитәкчелеге белән очрашты
Кичә, 13 августта Үзәк микрорайон бистәсе халкының район һәм төрле службалар җитәкчеләре белән очрашуы үтте. 1нче мәктәп территориясендә узган очрашуда иң элек шул бистә йортлары караган "Комфорт" ТСЖсы рәисе Марина Демидова хисап тотты.
-
Район башлыгы Мәктәп микрорайоны халкының сорауларына җаваплар бирде
12 август көнне район башлыгы Равил Кузюровның һәм шәһәрнең төрле служба җитәкчеләренең Мәктәп микрорайонында яшәүче халык белән очрашуы үтте.
-
Чиккә җиткәнбез икән
Шәһәргә Казан ягыннан керү юлындагы Төньяк, Төньяк-Көнчыгыш, Яңа Төньяк микрорайоннарында төзелеш эшләре шәһәрнең расланган чигенә килеп җиткән.
-
Скверда эш җанланды
Сәлимжанов урамы 13нче йорт янындагы скверда төзекләндерү эшләре дәвам итә. "СтройГранд" подрядчы оешмасы иске скверны демонтажлап бетереп, хәзер эшчеләр яктырткычлар өчен кабельләр сузу белән мәшгуль, аннан чиратта бордюр, брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясау һәм яшелләндерү.
-
Нурлат биючеләр шәһәрчегенә әйләнмәгәе
Июль азагыннан башлап шәһәрдә тагын бер бию төркеме эшли башлады. "Лаян" бию төркеменә нурлатның көнчыгыш биюләрен, сәнгатен һәм үзенчәлекләрен яратучылар җыела.
-
Нурлатта капиталь ремонттан соң ветлаборатория ачылды
Шәһәрдә президент программасы буенча капиталь ремонттан соң ветлаборатория үз ишекләрен ачты.
-
Проблемалы урам – Нурлат үзәгендә
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шәһәрдәге иң күп кагыйдә бозыла торган участокларның берсе - Кооператив урамы икән.
-
Нурлатта 500 метр озынлыктагы урамны атна ахырына асфальтлап бетерәчәкләр
Кичә НУАД юл төзүчеләре Муса Җәлил урамында асфальт җәя башладылар. Юл участогы мастеры Нәфис Гималетдинов әйтүенчә, хәзер әзерлек эшләре, ягъни нигезне планлаштыру бара. Анатолий Тихонов грейдерда тигезли, аның артыннан ук Николай Осипов асфальт катогы белән үтә. - Шуннан соң вак таш, аннары - ике кат асфальт-бетон капламы җәелә,- дип эш...
-
Нурлат: “Нефтяник” ТСЖ йортларында энтузиастлар яши
ТСЖ җитәкчесе Владимир Киселев шулай икәненә инанган. Хикмәт шунда, "Нефтяник" хезмәт күрсәткән йортларның территорияләре фатир хуҗаларының тырышлыклары һәм теләкләре нәтиҗәсендә чәчәккә күмелгәннәр.
-
Нурлат фонтаны график буенча җырлый
Кайда -ничек, ә менә Нурлатның үзәк мәйданындагы фонтан график буенча эшләячәк. Эш көннәрендә аның матурлыгына иртәнге 9дан 23 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин, ә кичке 8дә статик режимда аның яктырткычы да кабызылачак.
-
Нурлат яшьләре яңа девайслар үзләштерә
Йокың да, адымың да беләзеккә бәйләнгән Нурлатлы Рамил Шәйдуллин хәзер үзенең тәүлегенә ничә сәгать йоклаганлыгын, күпме адым атлаганлыгын төптөгәл белеп тора.
-
НУРЛАТТА: ИЗГЕ ЭШНЕ – КҮМӘК КӨЧ БЕЛӘН
Халыкның уртак тырышлыгы белән шәһәрнең яңа татар зиратындагы зират йортына янкорма төзелде.
-
Нурлатта яңгыр сайлап кына ява
Һәм ул бу юлы Урта Камышлыны сайлаган бугай. Бүген таң алдыннан авылда һәм аның тирә-ягындагы басуларда яңгыр сибәләп кенә түгел, чиләкләп явып киткән. Кизләүлеләр дә төнлә белән яңгырга сөенгәннәр, тик ул биредә кыска вакытлы гына булган. Шунысы сәер: яңгырлы полосалардан соң бер генә тамчы да таммаган тузанлы, коп-коры җир башлана