ШӘҺӘР
Нурлатта 500 метр озынлыктагы урамны атна ахырына асфальтлап бетерәчәкләр
Кичә НУАД юл төзүчеләре Муса Җәлил урамында асфальт җәя башладылар. Юл участогы мастеры Нәфис Гималетдинов әйтүенчә, хәзер әзерлек эшләре, ягъни нигезне планлаштыру бара. Анатолий Тихонов грейдерда тигезли, аның артыннан ук Николай Осипов асфальт катогы белән үтә.
- Шуннан соң вак таш, аннары - ике кат асфальт-бетон капламы җәелә,- дип эш...
Кичә НУАД юл төзүчеләре Муса Җәлил урамында асфальт җәя башладылар. Юл участогы мастеры Нәфис Гималетдинов әйтүенчә, хәзер әзерлек эшләре, ягъни нигезне планлаштыру бара. Анатолий Тихонов грейдерда тигезли, аның артыннан ук Николай Осипов асфальт катогы белән үтә.
- Шуннан соң вак таш, аннары - ике кат асфальт-бетон капламы җәелә,- дип эш тәртибе белән таныштырды мастер. Юл төзүчеләре озынлыгы 500 метр тәшкил иткән урамны, тулысынча асфальтлап чыгачаклар. Һава торышы үзгәрмәсә, атна ахырына бу участоктагы юл төзү эшләрен тәмамларга ниятлиләр. Күптән түгел генә алар Телестудия һәм Ганиев урамнарында эшләгәннәр. Хәзер яңа төзелгән юлдан машиналар йөри инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев