12 август көнне район башлыгы Равил Кузюровның һәм шәһәрнең төрле служба җитәкчеләренең Мәктәп микрорайонында яшәүче халык белән очрашуы үтте.
Очрашуда башта ел башыннан башкарылган эшләр турында "Торак "ТСЖсы җитәкчесе Гөлзифа Мортазина хисап тотты. Равил Кузюров исә үз чыгышында соңгы вакытларда республикада, шулай ук Нурлатта барган үзгәрешләр турында бәян итте.
- Дөньядагы вәзгыятьнең катлаулы булуына да карамастан, Татарстан һәр яклап тотрыклы республика булып кала бирә, - диде район башлыгы. Аннан Нурлаттагы яңалыкларга тукталды. Мисал өчен, якын араларда төрек эшмәкәрләре белән берлектәге "Оптиум" кирпеч заводына нигез салыначагын җиткерде, шулай ук Нурлат аграр техникумын эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге итү планын да әйтте.
- Белгәненезчә, Казанда 2019 елда эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты узачак, дмәк, әлеге һөнәр ияләренә игътибар да арта. Ә аграр техникумны бу өлкәдә ресурс үзәге итү яңа инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Димәк, уку йортының техник тәэмин ителешен яхшырту, яңа класслар ачу мөмкинлеге туачак, - диде Равил Әфраимович. Соңыннан исә микрорайон халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Алар исә асылда йорт яны территорияләрен төзекләндерү, тротуарлар салу, йортларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә кагылды.
Нет комментариев