Узган шимбә көнне Киров урамындагы яңа татар зираты тирәсенә 150 төп каен агачы утыртылды.
Әлеге эшнең башында әлеге дә баягы тынгысыз Зөфәр бабай Гыймаев йөри . Аның үтенече буенча "ТКХ ИК" МУПы үсентеләрне кайтарткан, ә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин белән Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Фәнил Гайнуллин әлеге игелекле эшкә спортчыларны тартканнар. 25ләп спортчы исә үсентеләрне бик тиз генә утыртып, үзләренә савап алганнар, Зөфәр бабайдан күпләп рәхмәт сүзләре ишеткәннәр.
Нет комментариев