6 яшьлек нурлатлы Ильяс Әһлиуллин йөрәгенә 10 операция кичергән
ХӘБӘРЛӘР

6 яшьлек нурлатлы Ильяс Әһлиуллин йөрәгенә 10 операция кичергән

Шул көннәрдә ул әнисе белән, чираттагы операциясен ясатып, Италиянең Масса шәһәреннән кайтып төште.

10 операция кичергән нәни йөрәк 

Ильяс тумыштан катлаулы йөрәк өянәге белән авырый. Аңа бу диагнозны әле әнисенең карынында вакытта ук куялар. 

“Йөклелекнең 12 атналык вакытында планлы УЗИ үткәндә туачак баламда йөрәк өянәге авыруы булу ихтималы турында әйттеләр. Алга таба бирелгән анализлар, тикшеренүләр дә раслады моны, – ди Ильясның әнисе Гөлшат Әһлиуллина. – Улымны 2019 елның 14 августында 2 кило да 380 граммлы булып перинаталь үзәктә таптым. Диагнозы тугач ук расланды, аңа катлаулы йөрәк өянәге диагнозы куелды. Ильясны тууга кардиохирургия бүлегенә алып киттеләр. Үзе мөстәкыйль суласа да, хәлсез иде. Бер яшенә кадәр шприц ярдәмендә ашаттым әле мин аны. Ә беренче операцияне бераз авырлык җыйгач, 1 айдан ясадылар”. 

2020нче елда – ике, 2021дә – тагы ике... Бүген инде нәни Ильясның йөрәге 10 операция кичергән, шуларның 6сы – ачык йөрәккә. Бу саннар артында никадәр борчу, никадәр йокысыз төн, никадәр көрәш ятуын Гөлшат Рифовна үзе генә белә. Ильясның туганда йөрәк клапаны булмый, өч тапкыр ясалма клапан гына урнаштыралар. Күз алдына гына китерегез, күпчелек операцияләр вакытында баланың йөрәге сәгатьләр буена туктатылып, ясалма кан әйләнеше аппаратына тоташтырып торыла... 

Баштарак Ильясның гомере өчен республика балалар хастаханәсенең кардиохирургия бүлеге табиблары көрәшсә, соңгы дүрт операцияне Италиянең Масса шәһәрендә түләүле клиникада үткәрәләр. 

Тамчыдан күл җыела 

5 миллион 500 мең сум – Ильяска соңгы операцияне үткәрү өчен шулкадәр акча кирәк була. Сумма кечкенә түгел, өч балалы гаилә өчен бигрәк тә. Әмма инде 7 ел буена баласының гомере өчен көрәшүче Гөлшат Рифовна беренче көннәрдән үк зур тәвәккәллек белән эшкә алына. Акча җыю өчен социаль челтәрләрдә төркемнәр оештырыла, битараф булмаган нурлатлылар да, читтә яшәүчеләр дә балага ярдәм итү өчен Гөлшат Рифовнаның счетына акчалар күчерә башлыйлар. Балага акча җыю турында күбрәк кеше ишетсен өчен социаль челтәрләрдә зур активлык күрсәтү кирәк – көненә ике тапкыр пост кую гына җитми, лайклар, репостлар, комментарийларның да күп булуы сорала. Әмма халык ярдәме белән кирәкле сумманы җыеп чыга алалар. 

“Үзең шундый катлаулы хәл алдында калгач, кешеләрнең никадәр шәфкатьле булуын күрәсең. Ул көннәрдә безнең үтенечебезгә кем генә битараф калды икән. Район җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузды, блогерлар, артистлар, волонтерлар да акча җыюда катнашты, бер белмәгән кешеләр дә акчалар җибәрделәр. Таныш булмаган әбиләр, бабайлар шалтыратып, хәлләрне белешәләр, сорашалар, үзләреннән ярдәм тәкъдим итәләр иде, – ди әнисе. – Акча җыю изге Рамазан аена туры килде, күпләр фитыр сәдакаларын Ильяска дип күчерделәр. Шул рәвешле 2 миллион сумнан күбрәк акча җыелды. Һәм Гает җитәр алдыннан ишегебезне бер белмәгән мөселман кешесе кагып, калган 3 миллион сумнан артыграк акчаны кулыма тоттырып калдырды. Үзенең үтенече буенча, исемен әйтергә ярамаса да, мин аңа һәм булышкан барча нурлатлыларга да ихлас күңелдән рәхмәт укыйм”. 

“Пицца ашыйсым килә” 

Хәйрия фонды аша дәвалау өчен акчалар күчерелә, визалар ясатыла, билетлар алына... Һәм Ильяс белән әнисе янә юлга кузгала. Операция 30 июньгә билгеләнә. 

“Докторыбыз Виталий Анатольевич Пак кереп, операциянең этапларын аңлатты. Ильясны ясалма кан әйләнеше аппаратына тоташтырып, үпкә артериясенең кысылган участогына махсус заплатка куячакларын әйтте. Әле тагын канга дөрес йөрергә булышыр өчен махсус трубка – кондуит та куячаклар икән. Россия хастаханәләреннән аермалы буларак, Италиядә әниләр баланы операция бүлмәсенә кадәр озата баралар, наркоз ясаганчы янәшәсендә булалар. Мин дә операция башланганчы Ильясның янында булдым, битеннән үбеп чыгып киттем”, – ди Гөлшат Рифовна. 

Ильясның операциядән соң тернәкләнүенең һәр этабын Гөлшат Әһлиуллина социаль челтәрләрдә яктыртып бара. Бу көннәрдә баланың гомере өчен көрәшнең ничек баруын күрер өчен алардан кайбер өзекләрне китерәбез. 

...Кичә без озак көткән һәм курыккан вакыйга булды – Ильясның йөрәген ачып катлаулы операция ясадылар. Ул 9 сәгать дәвам итте. Аллага шөкер, барысы да план буенча үтте. Бүген Ильяс янына реанимациягә барып килдем. Уң як карынчыкта басым акрынлап төшә. Хәтта яңа кан да салдылар – хәзер аңарда итальяннар каны ага. Әкренләп җайлана инде. Көйсезләнә, утырасы, торып басасы килә. Мультфильмнар карарга бирмисең дип минем белән дә әрләшеп алды. Улымны таный башладым! “Әни, әйдә китәбез, минем өйгә кайтасым килә, чыгу юлының кайда икәнен беләм – менә бу кара төймәгә аяк белән бассаң, ишек ачыла”, – ди. 

...Безне төшкә кадәр палатага күчерделәр. Хәле авыр. Температурасы югары, көчле антибиотиклар кадыйлар, капельницалардан да өзмиләр. Ильяс акрынлап ашый башлады һәм бу зур булмаган җиңү. Көйсезләнә, елый, йөрәгем авырта, ди. Миңа боларны ишетү бик авыр. Без сәламәтләнүгә адымнар белән түгел, миллиметрлар белән барабыз. Һәр миллиметр тир һәм күз яшьләре белән бирелә. Әмма без барабыз. Туктамыйбыз. 

...Төнне йокламыйча үткәрдек – Ильясның эче авырта, үз-үзенә урын тапмый, кычкыра. Температурасы да тотрыклы түгел. Иң куркынычы – сатурация. Ул 75кә кадәр төште. ...Бүген докторыбыз килде, барысын да аңлатты. Сатурация әлегә үпкәләрнең наркоздан соң ачылып бетмәвеннән икән. Әмма күрсәткечләр акрынлап күтәрелә инде: мониторда – 89 һәм без көннән-көн суларга җиңелрәк буласына ышанабыз.

...Бүген без караваттан торып, акрынлап бүлек буенча йөри башладык. Бу кечкенә, әмма мөһим җиңү. Ильяс үзен егетләрчә тота, елмая һәм мин аның күзләрендә без никадәр көткән яктылык чаткыларын күрәм. 

...Без соңгы көннәрдә көткән нәрсә булды: кислородтан ычкындырдылар. Ильяс үзе сулый. Соңгы антибиотикны салдылар һәм бугазындагы үзәк вена катетерын салдырдылар – хәзер аңа бер нәрсә дә комачауламый. Уң як карынчыгында басым төшә бара – йөрәге көйләнә. Бүген әле без тагы бүлек буйлап машинада йөрдек. Ильяс моны 9 көн буена көткән иде һәм ниһаять көтеп җиткерде. Табиблар һәм бөтен медицина персоналы да аның белән бергә елмайды – алар да безнең кечкенә “гонщигыбыз” өчен ихлас шатланды. 

Шул көннәр эчендә тиктормас һәм шук Ильяс клиника персоналының яраткан пациентына әверелә. Операциядән соң өч көн үткәч пицца сорап елавын да тиз генә онытмаячаклар әле. Киткәндә исә күчтәнәчләр биреп озатып калалар үзен. Юл якын түгел, Россиягә берничә пересадка белән генә кайтырга мөмкин. Йөрәгенә бер ай элек кенә операция кичергән бала өчен бу җиңел түгел. Башкалар белән киңәшеп, Гөлшат Рифовна Болонья – Стамбул – Баку маршрутын сайлый. Бакуда берничә көн ял иткәч, башта Мәскәүгә, аннан Казанга кайтып төшәләр. 

Аның яшисе килә 

Менә инде ике атнадан артыграк Нурлатта Әһлиуллиннар. Узган атнада Ильяска 7 яшь тулды, ә бу дүшәмбедә әнисе аны балалар бакчасына китерде. Ильясның кәефе яхшы, рәхәтләнеп үзенең яраткан шөгыльләре белән мавыга – лего, кубиклар җыя. Ә әнисе көннәнкөн тереләнә баручы улына карап, әле дә боларның барысы да үзләре белән булуына ышанып бетә алмый. 

“6 елга ун тапкыр. Бер йөрәккә бит ул. Минем кечкенә героем боларга ничек чыдады икән. Инде ничә ел без аның һәр сулышы өчен көрәшәбез. Артка таба борылып карыйм да йөрәгем өзгәләнә. Бу юл турында сүз белән генә аңлата торган түгел. Аны үзең кичерергә кирәк. Һәр авырту, һәр күз яшен тоярга, – ди Гөлшат Рифовна. – Куркыныч булды. Йөрәк кысылудан суларга да көч калмаган вакытлар бар иде. Әмма мин һәрчак догада булдым. Аллаһтан улыма көч, безгә шанс бирүен сорадым. Һәм ул бирде, әлһәмдүллилләһ”. 

Әлбәттә инде, Гөлшат бүген үзенә ярдәм кулы сузган һәркемгә дә чын күңелдән рәхмәт укый. Үзе кебек үзенчәлекле балалы әниләрне сабыр булырга, авырлыклар алдында бирешмәскә чакыра. 

“Төрле чаклар – депрессиягә бирелгән вакытлар да, алга барырга хәл калмаган чаклар да була. Миңа боларның барысын да җиңәргә кешеләр белән аралашу ярдәм итте. Мин кая барсам да кешеләр белән сөйләшәм, уртаклашкач, хәсрәтләр җиңеләеп китә, – ди ул. – Без – авыру балалар тәрбияләүче әниләрнең үз төркемнәребез бар, шунда аралашабыз, анда һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәш бирә, хуплау сүзен таба. Аннан, безгә табиблар белән дә бәхет елмайды. Кардиохирургия бүлеге табиблары һәрчак ярдәмгә әзер, барлык сорауларга да иренмичә җавап, киңәшләр бирәләр. Безнең Татарстан тату бер гаилә кебек ул. Берәүне дә ялгыз калдырмыйлар. Әгәр кемгәдер киңәш кирәк икән, теләсә кайчан шалтыратсыннар, бик теләп җавап бирәчәкмен”. 

Гөлшат Рифовна әйтүенчә, соңгы операциядән соң ул ниндидер үзгә бер тынычлык кичерә. Табибларның фаразлары буенча, Ильяска чираттагы операцияне бары 7-8 елдан соң гына ясарга кирәк булачак – ясалма клапан чама белән шулкадәр хезмәт итәргә тиеш. Әһлиуллиннар моңа чын күңелдән ышаналар. 

“Соңгы операциядән соң Ильяс тагы да үсеп киткәндәй булды – карашы зурларныкы кебек, җитди, тормыш турында миннән дә күбрәк беләдер сыман, – ди әнисе. – Һәм ул хыяллана. Велосипедта җилдерәсем, футбол уйныйсым, биисем, урамда йөрисем, мәктәпкә барасым килә, ди... Мин аны тыңлыйм да елыйм – чөнки аның яшисе килә. Әйе, бик каты яшисе килә”.
 


Нет комментариев