Нурлатта Республика көнендә берьюлы өч бәйрәм узачак
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Республика көнендә берьюлы өч бәйрәм узачак

Бу якшәмбе, 30 августта, Нурлатта берьюлы өч бәйрәм – Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм Шәһәр көннәре билгеләп үтеләчәк.

Бу көнне шәһәр истәлекле бәйрәм мохитенә күмеләчәк. 

ПРОГРАММАДА: 
Карл Маркс урамы 
14.00 
Эксклюзив машиналар һәм мотоцикллар күргәзмәсе 
Ярминкә: сәүдә нокталары 

“Театр” скверы 
15.00 
Сабын куыклары шоусы һәм күбекле дискотека 

Үзәк мәйдан 
14.00 

Балалар коллективлары катнашында “Балачак шәһәре” концерты 

15.00 
Яшелләндерү буенча район бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 

15.30 
Гаилә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләү 

16.00 
Бәйрәмне тантаналы ачу 

14.00-18.00 
Интерактив һәм тематик мәйданчыклар, мастеркласслар, күргәзмәләр һәм фотозоналар, “Һөнәрләр дөньясында” иҗади проекты, Сәламәтлек аллеясе, балалар өчен аттракционнар һәм башкалар 

17.00-22.00 
Республика артистлары Флорид һәм Рузилә Гыйздәтуллиннар, Рузилә Бәдретдинова, Раил Гыйззәтуллин һәм Марат Яруллин катнашында бәйрәм концерты 
Махсус кунак – Мәскәүдән “Вирус” төркеме

0+
 


Нет комментариев