Нурлатта газ хезмәткәрләре Белем көне алдыннан күпбалалы гаиләгә бүләкләр тапшырдылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта газ хезмәткәрләре Белем көне алдыннан күпбалалы гаиләгә бүләкләр тапшырдылар

«Нурлатгаз» ЭПУсы хезмәткәрләре “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясенә кушылдылар.

Идарә башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәис Мөхәммәтгалиев күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче Алиса Огоневаны котлап, аңа уку өчен кирәк-яраклар тапшырды.

«Нурлатгаз» коллективы өчен күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү игелекле традициягә әверелде.

Оештыручылар хәтта кечкенә генә игътибар да балаларга Белем көне алдыннан шатлык хисе бүләк итә дип билгеләп үтәләр.
 


Нет комментариев