“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте быел да яңа уку елы алдыннан күркәм традицияне дәвам итеп, редакцияләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка барачак балаларын котлады.
Бүләккә уку өчен кирәк-яраклар, кызыклы китап-журналлар тутырылган рюкзаклар алучылар арасында коллегабыз Айгөл Әбҗәпбарованың кызы Сафия дә бар.
Бүләкне аңа “Нурлат-информ” филиалының баш мөхәррирҗитәкчесе Сирень Сәмәрханова тапшырды.
Әбҗәпбаровлар – күпбалалы гаилә: 2024 елда беренче сыйныфка зур кызлары Лия барган иде, гаиләдә кече уллары Аяз үсеп килә.
Нет комментариев